Актаныш хәрби комиссариаты бинасына капиталь төзекләндерү үткәрелә
Татарстанда хәрби комиссариат биналарын капиталь ремонтлауга 231,3 миллион сум акча бүлеп бирелде. Дәүләт сатып алулары сайтында басылып чыккан тендер мәгълүматларына караганда, республика буенча ремонтланачак 11 бина арасында Актаныш районы хәрби комиссариаты да бар.
Ремонтка — 45 миллион сум
Актаныш авылындагы хәрби комиссариат бинасын яңарту республика буенча иң кыйммәтлесе. Бу максатларга 45 миллион сум акча каралган, бу — исемлектәге башка районнар белән чагыштырганда иң зур сумма.
2026 елда Азнакай, Баулы, Нурлат, Минзәлә, Бөгелмә, Лениногорск, Түбән Кама, Чистай, Яр Чаллы һәм Зәй шәһәрләрендәге комиссариат биналарын ремонтлана.
Нинди эшләр башкарылачак?
Ремонт барышында биналарны һәм эчке бүлмәләрне тулысынча яңарту, махсус җиһазлар урнаштыру һәм монтажлау, яңа җиһазлар (мебель) һәм инвентарь алу, бинаның тирә-як территорияләрен төзекләндерү кебек эшләр башкарыла.
Эшләрнең срогы
Капиталь ремонт эшләре 2026 елның 1 декабренә кадәр тәмамланырга тиеш. Заказчы- «Татарстан Республикасы Башстрой идарәсе» дәүләт бюджет учреждениесе, төзекләндерү эшләре Татарстан бюджеты исәбеннән финанслана.
Руслан Усаманов фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев