Филиза СӘЛАХОВА. автор яңалыклары
-
Сәхнә, тамаша залы сагындырды инде
13 август көнне Актанышта ТР мәдәният министры Ирада Әюпова белән очрашу узды.
-
Авыл командалары – район чемпионатында
Ярышлар 28 августка кадәр 14 команда арасында узачак.
-
Иске Идел ярын ничек күрергә телисез?
Актаныш халкының рөхсәт ителгән махсус су коену урыны юк. Елга буенда яшәсә дә. Аны булдыру – күпләрнең зур хыялы. Ләкин моның өчен Иске Иделне чистартырга кирәк. Әлеге хыял киләчәктә чынга ашмый калмас, билгеле. Киләсе елда Иске Идел ярында ял итү урыны ясарга җыеналар. Ул суда коенуны түгел, ә яр кырыенда ял итү, спорт белән шөгыльләнү, кояшта кызынуны күздә тотып эшләнәчәк.
-
Азнакайдан хәйрия концерты килде
Азнакайлылар, Актанышка килеп, ачык һавада хәйрия концерты күрсәтте. Изге ният белән йөрүчеләр һәрвакыт соклану уята. Артистларның һәм оештыручыларның инвалидлар оешмасы икәнен белгәч – бигрәк тә.
-
Айдар Иманаев: “Пандемия дип тормыш туктамады”
Пандемия чорында спорт ярышлары уздырылмады, спортзалларда күнегүләр ясарга рөхсәт бирелмәде. Әмма аңа карап кына райондашларыбыз шөгыльләнүдән туктамый. Остазлар һәм шәкертләр дистанцион аралашу чарасыннан файдаланды. Үз-үзен тәртиптә тоткан спортчылар алда көтелгән ярышларга әзерлексез түгелләр. Алар һөнәри бәйрәмнәрен дә оптимистик рухта каршылый.
-
Ниһаять, стадионга җан керде
Советлар Союзы Герое Баян Дәүләтов исемендәге үзәк стадионда оешма-предприятиеләр арасында футбол турниры ике атна дәвам итте. Уенчылар, җанатарлар финал ярышын да көтеп алды. 3 август көнне кичен биредә МНКТ һәм Актаныш спорт мәктәбе командалары 1-2 урыннар өчен көч сынашты. Нәтиҗәдә, җиңүче титулын спорт мәктәбе футболчылары яулады.
-
Туган нигезләрендә һәйкәл төзеделәр
Михайловка авылында өр-яңа обелиск ачылды.
-
19 укучыга диплом тапшырылды
Тугызынчы һәм унберенче чыгарылыш сыйныфыннан 19 укучыга Актаныш спорт мәктәбен тәмамлау турында дипломнар тапшырылды. Әлеге тантана 9 июль көнне Советлар Союзы Герое Баян Дәүләтов исемендәге үзәк стадионда булып үтте. Чара спортчы егет һәм кызлар, аларның остазлары, әти-әниләре катнашында узды.
-
Кызыл китапны бастыруга ник рөхсәт юк?
Актанышның Кызыл китабы берәр заман басылып чыгармы? Ул инде 12 ел элек үк район басмаханәсендә наборга җыелып куелган. Авторы – үзебезнең як кешесе, Иске Айманда яшәүче һәвәскәр тарихчы, профессиональ биолог Мулланур Мәҗитов. Студент чагында Кавказга барган, Эльбрус тавына менгән. Нык ихтыярлылык шул чагыннан ук килә.
-
Тату гаиләгә медаль тапшырылды
Актанышта яшәүче Васил һәм Венера Вахитовлар “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале белән бүләкләнде. Бергә кавышып өйләнешүләренә август аенда 43 ел тула. Әлеге бүләк 8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә тапшырылды.
-
Йорт хайваны ник кесәне юкарта?
Терлек асраучы шәхси хуҗалыкларның кереме аз түгел, чыгымы да шактыйдыр. Чыгым дигәннән, алар аркасында бер-бер артлы штраф түли башласаң, һич тә рәхәт булмас. Урамда, басуда, ялан-кырда, кеше ихатасында көтүчесез, караучысыз, иректә йөргән сарык-кәҗәләр очрап тора. Нәкъ менә алар хуҗасының кесәсен юкартырга, йөзен кызартырга сәләтле дә инде.
-
Архивта казыну кемгә кызыклы?
Актаныш архив бүлегендә 179 фондта 33700 данә документ саклана. Алар тәртипләп киштәләргә урнаштырылган. Һәрберсе – тарих, һәрберсе – кадерле ядкарь.
-
Актанышлыларга – яңа китап
“Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен! 1941-1945” китабы Актаныш районының урта мәктәпләренә таратып бирелде.
-
Чик сакчылары бердәмлек күрсәтте
Бүген чик сакчылары һәйкәл ачылу тантанасын билгеләп уздылар
-
1 июль – тавыш бирү көнендә
7 көн буена тавыш бирү мөмкинлеге тудырылды.