Рузилә ХӘСӘНОВА автор яңалыклары
-
Газ белән сак булу сорала
Газ белән сак булырга кирәклеге һәркемгә мәгълүм. Җылылык сезоны башланып, өйләрдә газ казаннары да кушылгач, аеруча игътибарлы булу таләп ителә.
-
Урмансыз яшәеш юк
Бу якшәмбедә урманчылар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Шул уңайдан безнең иҗат төркеме Минзәлә урманчылыгының Актаныш бүлекчәсенә караган Югары Богады авылындагы питомник эшчәнлеге белән танышып кайтты.
-
Бүген Актаныш районы мәгариф хезмәткәрләре узган уку елына йомгак ясады
Бүген район мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе кысаларында районның авыл җирлеге башлыклары, мәктәп директорлары, аларның укыту эшләре һәм тәрбия буенча урынбасарлары технология техникумы һәм "Алтынчәч" балалар бакчасында булып, эшчәнлекләре белән таныштылар.
-
Яңа Кормашта фаҗига: шәхси хуҗалыкта мунча, сарай, гараж янган
12 август көнне Яңа Кормаш авылында янгын нәтиҗәсендә Ләйсәния һәм Билус Шәйхразыевларның гараж, сарай, мунчалары янып бетте. “Ярый әле өй исән калды”, - дип сөенә хуҗалар. Бу инде ел башыннан 27 нче янгын.
-
Ике күрше арасында... бал кортлары
Күрше белән күрше арасындагы аңлашылмаучылыклар тормышта әледән-әле очрап тора. Татар Ямалысы авылында яшәүче Дилшат Закиров та мөхәрриятебезгә күршесенең бал кортлары урамга чыгарга ирек бирми, балалар кунакка кайтырга курка, берәр чара күрегез дип, килде.
-
Каникуллар хәвеф-хәтәрсез узсын
Үзенең шатлык-куанычлары, борчу-мәшәкатьләре белән тагын бер уку елы артта калды дисәк тә була. Алда укучылар көтеп алган озын каникуллар. Балаларыбызның җәйге ялларын кызыклы һәм файдалы итеп уздыру, безнең төп бурычларыбызның берсе булып кала. Моның буенча районда нәрсәләр эшләнә соң? Әлеге сорауга җавап табарга теләп, район мәгариф идарәсенең тәрбия эшләре һәм өстәмә белем бирү методисты Гөлнара Мусинага мөрәҗәгать иттек.
-
“Нур” хуҗалыгы чәчүне районда иң беренчеләрдән тәмамлады
Орлыклар әкренләп тишелеп, басулар яшелләнә бара
-
Бүген районның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша маникюр һөнәренә укучы 10 хатын-кыз имтихан тапшырды
Чаллы шәһәреннән махсус үзәктән килгән белгечләр аларга ай дәвамында уку оештыра
-
Җиңүдә аның өлеше дә бар
Югары Яхшый авылында гомер кичерүче 96 нчы яше белән баручы Тәфкил абый Вәлиев та Җиңү көнен дулкынланып көтә. “Әлеге җиңүләрдә катнашкан кеше буларак, бәйрәмне бик көтеп алам”, – ди ул.
-
Гомәр Әхмәдуллин: “Быел да күрергә язсын”
Районыбыздагы ун бөртек Бөек Ватан сугышы ветеранының икесе Югары Яхшый җирлегендә яши. Җиңү көне алдыннан без аларның өйләрендә булып, хатирәләрне кабат барладык. Гомәр ага Әхмәдуллинның сәламәтлеге шактый какшаса да, күңелендәгеләр җуелмый. Бертуктамый колхозда 56 (!) ел хезмәт куйган Бөек Ватан сугышы ветеранына соклнамый мөмкин түгел.
-
Актанышта “Җиңү диктанты” акциясе узды
Тарих буенча үз белемнәрен сынап карарга теләүчеләр шактый иде
-
Чәчәк яратучылар өзелми
Ресторан янындагы “Кайнар икмәк” кибете белән янәшә урнашкан “Азалия” чәчәк сату ноктасын район халкы тиз арада үз итеп өлгерде. Биредән чәчәк яратучылар өзелми.
-
Эшсезләрне эшле итүчеләр
Быел районның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге оешуга 30 ел тула. Бүгенге көндә ниндидер сәбәпләр аркасында эшсез калучылар өчен әлеге үзәк төп яклаучы, алга таба эшкә урнашу мөмкинлеге бирүче.
-
Районда язгы кыр эшләре башланды
Бүген “Әнәк” агрофирмасының Әтәс бүлекчәсе механизаторлары Зөбәер авылы янындагы басуга чыкты.
-
Матурлык тудыручы Раушания
Кулы белгән һәм теләге булганнар бу тормышта югалмый. Буазкүл авылында яшәүче Раушания Шелковникова да һөнәре буенча кулинар булса да, тегү һәм чигү белән шөгыльләнә башлый. Моңа һич тә үкенми ул.