Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

ИКЕНЧЕ БИЕКЛЕК АЛЫНДЫ: Актаныш районының 10 комбайнчысы 1500 тоннадан артык икмәк суктырды (ИСЕМЛЕК)

Бүгенге көнгә Актаныш районы хуҗалыкларында кыр корабларын иярләүчеләр арасында 1 500 тоннаның аргы ягына чыгучы комбайнчылар бер дистә.

Актаныш районы урып-җыю кампаниясенең экватор сызыгын үтте. Көнне төнгә ялгап эшләгән кыр батырлары әлеге алтын урталыкта  матур күрсәткечләргә ия булды. Кайбер комбайнчыларыбызның суктырылган икмәк күрсәткече ныклы адымнар белән 2000 тоннага якынлаша. 

Хәер, Актаныштан Татарстан Президенты премиясенә ышанычлы претендентлар да бар. Алар арасында  “Актаныш” агрофирмасы  комбайнчысы Эльбрус Мөхәммәтовны аерым билгеләп үтү зарур.    Ул  урып-җыю чорында “Нью Холланд” комбайны бункерыннан 2019 тонна икмәк бушатырга өлгереп, алдан баручылар исемлеген җитәкли. 

Актаныш районының бик күп  кыр батырлары бүген республика күләмендә мактап телгә алырлык нәтиҗәләр күрсәтә . Аларның эш күрсәткечләре 1500 тоннадан артыграк. “Акрос-530”, “Дон-1500” төркеме комбайннары арасында “Актаныш” агрофирмасыннан Зәки Җәмилов иң алдынгы сызыкта бара. “Акро-530” комбайны белән ул 1606 тонна ашлык суктыруга ирешкән. “Әнәк” агрофирмасы  уңганнары Хамис Фәррахов белән Уалихан Әдәмбаевлар әлеге төркемдәге лидердан бераз гына калыша – бүгенге көндә аларның күрсәткече 1552  тоннадан артыкны тәшкил итә. 

Чит ил һәм  зур егәрлекле кыр корабларын иярләүчеләр төркемендә 1500 тоннаның аргы ягына чыгучы комбайнчылар исемлгендә икенче урынны  “Әнәк” агрофирмасыннан  Валерий Солтанов  били. Ул “Нью Холланд” маркалы  комбайнда 1615 тонна ашлык суктырган. Аның үкчәсенә үк басып килүче алдынгы комбайнчы Алмарис Шәрәфиев тә “Әнәк” агрофирмасы хезмәткәре. “Торум -740” кыр корабы бункерыннан 1611 тонна икмәк бушаткан ул. “Актаныш” агрофирмасы механизаторы Нияз Гайнанов, “Әнәк” агрофирмасы эшсөярләре Фәрит Нәбиев,  Исмәгыйль Сәлиховларның эш күрсәткече шулай ук 1600 тоннага якынлаша“Актаныш” агрофирмасы механизаторы Илмир Гайнанов та 1500 тонна  биеклеген “алган” комбайнчы. 

Район буенча барлык комбайнчыларның эш күрсәткечләре белән танышыгыз! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев