Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлар даны мәңгелек

#Минем гаиләМинемГерой: Тыл ветераны Миңнемәхфүзә апа Габдуллина

Җиңү көне якынлаша, хатирәләр яңара. Сугыш һәм тыл ветераннарын барлыйбыз, “Хәтер” китабын, фотоальбомнарны актарабыз. Бу язмам тыл ветераны, якыннарын сугыш урлаган, гаилә җылысыннан мәхрүм булып, ялгыз гына гомер кичерүче, әйтергә теләгән сүзен, теләк-фикерен тел белән әйтә алмаучы, җылы, матур сүзләр ишетергә тилмерүче, быел 95 яшен тутырган Миңнемәхфүзә апа турында. Нәкъ менә шундый батыр ул һәм кызларның туган җиребезгә чиксез мәхәббәте, тынычлык һәм Ватаныбыз азатлыгы өчен көрәштә үзләрен аямаулары дәһшәтле сугышта җиңәргә, сугыштан соң илебезне җимерекләрдән торгызырга ярдәм иткән. Сезнең тормыш юлы - киләчәк буын өчен якты үрнәк! Дан һәм хөрмәт сезгә, ветераннарыбыз!

Язмышлар
Язмышлар! Нинди төрле алар.
Кеше җаны ниләр күрмәгән?!
Берәүләргә бәхет өеп биргән
Башкаларын еккан, сынаган.
Бар арада язмыш сынавына
Бер дә бирешмәгән, сынмаган.
Тормыш авырлыгын, уфтанмый,
Нәзек җилкәсендә сынаган.
Тормыш, кеше язмышлары
Төрледән - төрле алар.
Һәр язмыш китап язарлык,
Берсеннән-берсе хәтәр.


Гөлназ Муллагалиева

Миңнемәхфүзә апа Габдуллина Габдулла ага һәм Зәйтүнә апа гаиләсендә 1929 елда туа.
Әтисе бригадир була, әнисе төрле эштә эшли. Гаиләләрендә 13 бала дөньяга аваз сала, тик
аларның күбесе ачлыкка түзә алмыйча якты дөнья белән бик иртә хушлаша.
Миңнемәхфүзә апаның абыйлары Мәсхүт һәм Фәһемулла Бөек Ватан сугышына
китәләр һәм яу кырында башларын салалар. 13 баладан нибары 2 бала - Миңнемәхфүзә
һәм Мофавазага гына озын гомер насыйп була. Мофаваза апа Ижау шәһәрендә яши, гаилә
кора, өч бала үстерә, шунда вафат була.
Миңнемәхфүзә апаны язмыш бала чагында ук сыный башлый. 4-5 яшьләр чамасы
вакытта ук ишетмәс тә, сөйләшмәс тә булып кала. Шулай булуга карамастан, кечкенәдән
үк тере дә, тырыш та була. 12 яшеннән колхозда хезмәт юлын башлап җибәрә. Ат белән

икмәк тә ташый, малларга салам да алып кайта, тегермән тарта, ындыр табагында хезмәт
куя, ат куа, басуда чөгендер, бәрәңге эшкәртә. Фидакарь хезмәте хөрмәт һәм ихтирамга
лаек, медальләр белән бүләкләнә. Ул – хезмәт һәм тыл ветераны.
Әти-әнисе вафатыннан соң, озак еллар бер ялгызы гомер кичерә. Өенә кайчан керсәң
дә, чисталык-пөхтәлек, җыйнаклык күзгә ташлана. Һәрчак татар хатын-кызларына гына
хас килешле, тыйнак, пөхтә киемнән булыр ул. Һәр яңалык белән хәбәрдар. Пешеренергә
дә оста. Күпереп пешкән күмәчләре, таба ашлары телеңне йотарлык.
Ихатада да һәрчак тәртип. Бакча тулы җиләк-җимеш, яшелчә, аларның уңмый калган
елы бармы икән?! Берсеннән-берсе матур, күз явын алырдай чәчәкләре бакча, өй тирәсен
ямьләп, үзенә күңел юанычы булып, күтәренке кәеф, тынычлык бүләк итәләр сыман.
Миңнемәхфүзә апага карыйсың да, их, шул бәла булмый калса, тормышы бөтенләй
башка булыр иде, дип уйлап куясың. И, язмыш, язмыш, ник сыныйсың шул кадәр адәм
балаларын?!
Гөлназ Муллагалиева
Чәчер авылы

 

#МойГеройМояСемья

#АктанышМинемГеройМинемГаилә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев