Бу атнада Яңа Әлем авылы мәчетендә балалар өчен бер атналык җәйге рухи сәламәтләндерү лагере эшләде. Быелгы лагерьга даими төстә 4 яшьтән алып 15 яшькә кадәрге 42 бала йөрде.
Күркәм традиция: 15 ел эчендә үсеп чыккан иманлы буын
Яңа Әлем мәчетенең иң зур уңышларыннан берсе — балалар өчен оештырыла торган дини-рухи савыктыру лагере. Бу изге эшкә турыдан-туры Илшат хәзрәт җитәкчелегендә 2011 нче елда нигез салына. Нәкъ менә шушы елдан башлап, ел саен бирегә иллеләп бала җыела.
«Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Әлхәмдүлилләһи раббил галәмин, әссаләтү вәссәләмү галә рәсүлинә Мөхәммәдин вә галә әлиһи вә сахбиһи әҗмәгыйн. Аллаһның рәхмәте белән, ел саен менә шундый балаларны рухи сәламәтләндерү үзәгебезгә җыябыз», — дип башлады сүзен Илшат хәзрәт.
Бу традициянең барлыкка килүенә 15 ел вакыт үтеп тә китте. Шушы еллар эчендә лагерьда беренче дини сабакларын алган балалар бүген инде үсеп җиткән, югары уку йортларында белем ала, зур шәһәрләрдә гомер кичерә. Илшат хәзрәт билгеләп үткәнчә, балачактан динне, милли кыйммәтләрне күреп өйрәнгәнгә күрә, алар туган авылларына кайткач та мәчет юлын онытмыйлар, үз телләрен һәм гореф-гадәтләрен саклыйлар.
Халык бердәмлеге һәм укытучылар ярдәме
Яңа Әлем мәчете — тулысынча халык ярдәме, авылдашларның садака һәм иганә акчаларына яши. Мәхәллә халкы бик ярдәмчел, шулай ук читтә яшәүче якташлар да бу изге эшләрдән читтә калмый, матди өлеш кертә.
Лагерьларны һәм дини чараларны оештыруда мәчетнең зур ярдәмчеләре бар. Шуларның берсе — Раушания апа Исхакова. Ул авыл хатын-кызларын, мөслимәләрне дәресләргә җыя. Бу ханымнар арасында элеккеге укытучылар һәм тәрбиячеләр шактый. Аларның балалар белән эшләү тәҗрибәсе зур булганга, лагерьда укыту-тәрбия югары дәрәҗәдә оештырыла.
Барлык уңайлыклары булган яңа бина
Мәхәлләнең киләчәккә планнары зурдан. Мәчет янында бик матур һәм уңайлы янкорма төзеп куйганнар. Төзелеш башланганга әле өченче ел гына булса да, халык көче белән бина бүген инде бик күркәм хәлгә китерелгән. Төзелеш эшләре тулысынча тәмамланып бетмәсә дә, бина эчендәге барлык шартлар да тудырылган: газ, су, электр уты кертелгән; бина идәннән үк җылытылган; ризык әзерләү өчен барлык мөмкинлекләре булган махсус бүлмә җиһазландырылган.
Бу уңайлыклар биредә зур чаралар уздырырга мөмкинлек бирә. Бина иркен — монда 100-150 кеше сыя. Рамазан айларында монда зур ифтар мәҗлесләре оештырыла, берсендә хәтта берьюлы 100дән артык кеше җыелып ифтар кылган.
Мәчет каршындагы төп дини дәресләр көздән язга кадәр дәвам итсә, җәйге лагерь кысаларында укучылар махсус расписание һәм төрле кызыклы программа нигезендә белем алалар. Быелгы лагерьга даими төстә 4 яшьтән алып 15 яшькә кадәрге 42 бала йөрде.
Сабыйлар мәчеткә бик яратып киләләр: иртәнге сәгать тугызга чакырылган булсалар да, күбесе инде тугыз туларга 20 минут кала биредә җыелып өлкәннәрне көтеп тора. Балалар лагерьга авылда яшәүче малайлар-кызлар белән бергә, читтән — Мәскәүдән, Чаллыдан әби-бабаларына кунакка кайткан яшь дусларыбыз да зур кызыксыну белән йөри, -ди остабикә Рушания Исхакова.
Әхлак нигезләре һәм файдалы белемнәр
Лагерьның һәр көне, кагыйдә буларак, иртәнге уеннардан һәм саф һавада үзара аралашудан башланып китә, аннан соң кызлар һәм малайлар аерым төркемнәренә бүленеп мәчеткә һәм яңа гына төзелгән бинага үтәләр. Балаларга рухи тәрбия бирү зур көч һәм җаваплылык таләп итә, шуңа күрә бу эштә лаеклы ялдагы укытучылар һәм тәрбиячеләр бик актив катнаша.
Билгеле булганча, дистәләгән баланы берьюлы җәлеп итеп, аларның игътибарын тоту һәм тәрбия бирү — зур көч, сабырлык таләп итә торган катлаулы процесс. Шуңа күрә әлеге саваплы эшкә күп еллар мәгариф өлкәсендә хезмәт куйган, бүгенге көндә лаеклы ялда булган тәҗрибәле педагоглар да үз теләкләре белән дини лагерь эшчәнлегенә кушылды.
Үзәкне оештыручылар билгеләп үткәнчә, быелгы программада белем бирү сыйфатына аерым игътибар бирелә. Балаларның активлыгын һәм хәрәкәтчәнлеген исәпкә алып, төрле имгәнүләрне булдырмас өчен, тәрбиячеләр дәресләрне яңа, интерактив форматта алып бара. Ике сәгатьлек уку процессы барышында нәниләр ялыкмасынга укыту үз эченә матур көйләр астында уен элементларын һәм тематик сорау-җавап ярышларын ала. Бу исә укучыларга рухи белемнәрне җиңелрәк үзләштерергә һәм вакытларын күңелле, шул ук вакытта имин үткәрергә ярдәм итә.
Үзәктә көн ничек үтә?
Шөгыльләрдән соң балаларның иң көтеп алган вакыты — төшке аш җитә. Рушания Исхакова билгеләп үткәнчә, биредә укучыларны төшке аш белән мәчеткә йөрүче мөслимә апалары сыйлый:
Мәчеткә дини белем алырга йөрүче 25 апа-сеңлебез, икешәр кешедән торган чиратлашу графигы төзеп, балаларга һәрвакыт үз вакытында кайнар һәм тәмле ризыклар әзерли. Бу очракта да тәрбия таләпләре онытылмый: нәниләр ашар алдыннан һәм ашап утырганнан соң укыла торган махсус догаларны кабатлыйлар, мәйданчыкта ипле гына ял итеп алалар.
Төшке аштан соң лагерь тормышы тагын да җанлана: кызлар зур дәрте белән рәсем ясауга керешсә, малайлар өйлән намазына әзерләнә башлый. Сәгать нәкъ унике тулып узгач, Илшат хәзрәт Мирзасалихов һәр баланы үзе тәһарәтханәгә алып кереп, кагыйдәләрнең дөрес үтәлешен өйрәтә. Нәтиҗәдә, үзәккә йөрүче 25 егет бергә җыелып, мәчеттә өйлә намазын укый. Нәни кызларыбыз да егетләрдән калышмый: алар да тәһарәт алу, намаз уку серләренә төшенделәр һәм мәчеткә килеп керүгә, үзләре үк ике рәкәгать мәчет намазын укырга гадәтләнделәр. Бу күренеш балада кечкенәдән үк иман орлыклары сеңдерүнең ачык бер мисалы булып тора.
Мәчет каршындагы лагерьның уңышлы эшләп китүендә авылдашларның бердәмлеге һәм зур ярдәме ята. Раушания Исхакова форсаттан файдаланып, барлык ярдәм кулы сузучыларга үзенең чиксез рәхмәтен җиткерә.
Бирегә күчтәнәчләр алып килгән, балаларны сөендергән һәрбер кешегә зур рәхмәтемне җиткерәсем килә, — ди ул. — Үзебезнең мәчеткә йөрүче хатын-кызлар төркеме — мөслимәләребез аерым мактауга лаек.
Көн саен өйләреннән камыр әзерләп алып киләләр. Биредәге беренче көнне үк балаларны кайнар пирожкилар, тәмле пончиклар белән сыйласалар, икенче көнне милли ризыгыбыз — кыстыбый пешерделәр. Өченче көнне исә үзәк тагын да җанланып китте — апаларыбыз нәниләрне кайнар коймаклар белән сыйлады. Балаларның һәрберсе лагерьдан бик канәгать булып, йөзләрендә бәхет очкыннары белән кайтып китә, әлхәмдүлилләһ.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мәчет каршында төзелгән яңа корылма (ашханә) бүгенге көндә авыл тормышының үзәгенә әйләнде. Биредә Рамазан айларында күпсанлы ифтар ашлары да бик югары дәрәҗәдә оештырыла. Нәкъ менә шундый уңайлыклар һәм җылы мохит булганга, авыл халкы да, биредә ял итүче балалар да үзен бәхетле хис итә, лагерьга һәр көнне зур теләк белән ашыга.
Лагерь остазлары белән танышыгыз
Яңа Әлем авылы мәчете каршындагы рухи сәламәтләндерү үзәгендә балаларның күңелен иман нуры белән баетучы, аларга һәрвакыт дөрес юл күрсәтүче остазлар — үз эшенең чын осталары һәм фидакарь җаннар. Раушания Исхакова лагерьның уңышлы барышына бәя биргәндә, биредә хезмәт куючы һәр һөнәрмән апаның исемен тирән хөрмәт белән телгә алды.
Биредә укучыларның иң яраткан һәм хөрмәтле остазларының берсе — Тәхия апа Усманова. Озак еллар мәктәптә балалар укыткан тәҗрибәле педагог буларак, ул 24 елга якын гомерен шушы мәчеттә һәм белем учакларында нәниләргә әдәп-әхлак дәресләре бирүгә багышлаган. Райондашларыбыз һәр елны олы яшьтә булуына карамастан, балалар өчен вакытын да, көчен дә кызганмыйча ярдәмгә ашыгучы Тәхия апага чиксез рәхмәтле.
Дәүләт белемнәрен дини кыйммәтләр белән үрүдә башка мөслимәләр дә зур өлеш кертә. Шундыйларның берсе — Нурия Нәгыймова. Ул бүгенге көндә данлыклы Апанай мәчетендә белем ала, Изге Коръән серләренә һәм тәфсир фәненә төшенә. Нурия апалары балаларга лагерьда балаларга кирәкле һәм мөһим догаларны өйрәтә.
Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) тормыш юлын өйрәтүдә исә лаеклы ялдагы тәрбияче Лилия Ханованың роле зур. Ул ике көн дәвамында нәниләрне Мөхәммәд пәйгамбәрнең үрнәк тормышы белән таныштыра. Сәяхәт моның белән генә тәмамланмый — алдагы өч көн дәвамында балаларны пәйгамбәрләр тарихы көтә. Әлеге тирән эчтәлекле дәресләрне Лилия Мирзасалихова алып бара.
Үзәктәге уку графигы да балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, бик җайлы оештырылган: һәр шөгыль 20 минут дәвам итә, аннан соң укучыларга 10 минутлык тәнәфес ял итәргә мөмкинлек бирә. Ике сәгатьлек уку процессы сизелмичә дә үтеп китә, ә аннан соң балалар бердәм рәвештә тәмле төшке ашка юл тота. Кадерле остазларыбызның мондый җылылыгы һәм сабырлыгы — авылыбыз киләчәгенең ныклы нигезе булып тора.
Тәҗрибәле остазның иман сабаклары
Яңа Әлем авылы мәчете каршындагы рухи сәламәтләндерү үзәгенең иң өлкән һәм тәҗрибәле укытучысы — Тәхия апа Усманова бүген дә сафта. Биредәге нәниләр олы яшьтәге остазларын һәрвакыт зур ярату һәм аерым бер җылылык белән каршы алалар. Тәхия апа үзенең дәресләрен катлаулы дини терминнар белән түгел, ә балалар аңларлык гади, җанлы әхлак кагыйдәләреннән башлап җибәрә.
«Мин балаларга иң элек гади әхлак кыйммәтләре турында сөйлим, — дип уртаклаша Тәхия апа. — Рәхмәт әйтә белү, сәламләшүнең әһәмияте һәм аның файдасын тормышчан мисаллар аша төшендерәм. Шуннан соң Аллаһ Тәгаләгә шөкер итү турында сөйләшүгә күчәбез. Шөкер итүнең дүрт баскычы бар, шуның өченчесе — игелек кылу. Нәни дусларымның хәтерендә яхшырак калсын өчен, дәресне төрле риваятьләр, хикәяләр, кызыклы кыйссалар белән үреп барам, үтелгәннәрне бергәләп кабатлыйбыз. Балалар моны бик җайлы үзләштерә».
Остазның игелекле хезмәтен хәтта аның нәни оныклары да кызыксынып күзәтеп бара икән. Аларның: «Әби, бүген дәрес сөйләгәндә бер генә тапкыр да тамагыңны кырмыйча, бик матур итеп сөйләдең», — дип сокланулары да аның өчен зур бәхет. Тәхия апа һәр көнне иртәнге сәгать тугызда мәчеткә килә һәм шөгыльләр тәмамлангач, унынчы яртыда өенә кайтып китә. «Мәчеттән соң күңелемдә бик рәхәт бер хис туа. Күпмедер яхшылык эшли алганмын икән, шушы хезмәтемне Аллаһ Тәгалә кабул итсен, ярдәменнән ташламасын дигән изге теләкләр белән яшим», — ди ул.
Чараны оештыручылардан әлеге дәресләрнең нәтиҗәлелеге белән кызыксындык: «Әлеге үгет-нәсыйхәтләрнең файдасы тоеламы, балалар үзләренә нәрсә ала?» — дигән сорауга биредәге апалар бертавыштан: «Файдасы бик зур, һичшиксез», — дип җавап бирделәр. Дәрестә алган белемнәрнең нәтиҗәсе авыл тормышында да ачык күренә: балалар хәзер урамда очраган һәр өлкән кешегә «Әссәләмү галәйкүм» дип, күркәм итеп исәнләшергә гадәтләнгән. Мәчеттә ишеткән гади генә сәлам аша алар зур тәрбия дөньясына аяк баса.
Үзәккә йөрүче балаларның яшь аермасы бик зур — биредә 4 яшьлек нәниләрдән алып 15 яшьлек үсмерләргә кадәр бар. Әлбәттә, мондый аудиториягә кагыйдәләрне сеңдерү кыенрак. Ләкин Тәхия апа һәр яшьтәге баланың күңеленә ачкыч таба белә. Ул алар өчен хайваннар дөньясы турында, игелекнең берничә елдан соң да үзеңә игелек булып әйләнеп кайтуы хакында махсус тәрбияви хикәяләр эзләп таба. Тәҗрибәле педагогның күңел җылысын биреп сөйләгән мондый җанлы мисаллары балаларның хәтерендә гомерлеккә уелып калачак, дип ышанасы килә.
Мәчеттә безгә кызык!
Лагерь тормышының ничек үтүе, нәниләрнең биредә нәрсәләргә өйрәнүе турында без үзәкнең яраткан укучылары белән әңгәмә корып алдык.
Лиана Хуҗина, 12 яшь:
«Мин бу мәчеткә инде икенче ел йөрим. Үзем Актаныштан, Яңа Әлемгә җәйге каникул вакытында әбием янына ял итәргә килдем. Мәчеттә оештырылган дәресләр миңа нык кызык, биредә һәр көнем зур шатлык белән үтә. Шул кыска гына вакыт эчендә бик күп яңа догалар өйрәнергә өлгердем».
Әмир Сафиуллин, Актаныш авылы (Гуманитар гимназия-интернатның 7 нче сыйныф укучысы):
«Бу мәчет ишекләрен мин инде алтынчы ел рәттән ачам. Беренче тапкыр бирегә нәни чагымда — алты-җиде яшьләрдә килгән идем. Беренче көннән үк үземә монда рухи җылылык таптым, шуңа күрә һәр җәйге ялымны шушында үткәрергә тырышам. Мәчеттә күпме дога, шәригать кагыйдәләрен, тәһарәт алу тәртипләрен төшендем. Иң мөһиме — остазларыбыз безне әдәплелеккә, җәмгыятьтә һәм кешеләр арасында үзеңне ничек күркәм тотарга кирәклегенә өйрәтә. Каникуллар тәмамланып, үзәк ябылса да, мин өйдә намазларымны калдырмыйм, яңа догалар ятлауны дәвам итәм».
Үзәккә килүче малайлар арасында иплелеге һәм төплелеге белән аерылып торучы Ибраһим Мәрдәнов та бар. (10 яшь, Чаллы шәһәренең 2 нче гимназиясенең 4 нче сыйныф укучысы) дәресләрне калдырмыйча, һәр дини нигезне зур кызыксыну белән үзләштерә.
«Мин бирегә беренче ел гына киләм. Лагерьдагы эчтәлекле дәресләр, үтемле вәгазьләр һәм кызыклы уеннар күңелемә бик ятты, догаларны да бик тиз истә калдырам. Мәчеткә мин берүзем генә йөрмим, без өч бертуган — абыем һәм сеңлем белән бергәләп зур теләк белән киләбез».
Чаллы шәһәреннән килгән 4 нче сыйныф укучысы Ильяс Закиров та дини дәресләрне һәрвакыт ашкынып көтеп ала.
Балаларның мондый ихлас сүзләре һәм аларның йөзләрендәге нурлы бәхет очкыннары — мәчет каршындагы үзәкнең авылыбыз һәм киләчәк буын өчен никадәр мөһим, саваплы һәм файдалы эш башкаруын тагын бер кат ачык исбатлый.
Нет комментариев