Яңа Әлем мәчете каршында эшләүче җәйге рухи сәламәтләндерү лагереннан безнең репортаж
Бу атнада Яңа Әлем авылы мәчетендә балалар өчен бер атналык җәйге рухи сәламәтләндерү лагере эшләде. Каникуллар чорында кыска гына булса да бер атналык лагерьны оештыручылар балаларның вакытын мөмкин кадәр файдалы, күңелле һәм эчтәлекле итү өчен бар көчләрен куйды.
Сабыйлар мәчеткә бик яратып киләләр: иртәнге сәгать тугызга чакырылган булсалар да, күбесе инде тугыз туларга 20 минут кала биредә җыелып өлкәннәрне көтеп тора. Балалар лагерьга авылда яшәүче малайлар-кызлар белән бергә, читтән — Мәскәүдән, Чаллыдан әби-бабаларына кунакка кайткан яшь дусларыбыз да зур кызыксыну белән йөри, -ди остабикә Рушания Исхакова.
Әхлак нигезләре һәм файдалы белемнәр
Лагерьның һәр көне, кагыйдә буларак, иртәнге уеннардан һәм саф һавада үзара аралашудан башланып китә, аннан соң кызлар һәм малайлар аерым төркемнәренә бүленеп мәчеткә һәм яңа гына төзелгән бинага үтәләр. Балаларга рухи тәрбия бирү зур көч һәм җаваплылык таләп итә, шуңа күрә бу эштә лаеклы ялдагы укытучылар һәм тәрбиячеләр бик актив катнаша.
Билгеле булганча, дистәләгән баланы берьюлы җәлеп итеп, аларның игътибарын тоту һәм тәрбия бирү — зур көч, сабырлык таләп итә торган катлаулы процесс. Шуңа күрә әлеге саваплы эшкә күп еллар мәгариф өлкәсендә хезмәт куйган, бүгенге көндә лаеклы ялда булган тәҗрибәле педагоглар да үз теләкләре белән дини лагерь эшчәнлегенә кушылды.
Үзәкне оештыручылар билгеләп үткәнчә, быелгы программада белем бирү сыйфатына аерым игътибар бирелә. Балаларның активлыгын һәм хәрәкәтчәнлеген исәпкә алып, төрле имгәнүләрне булдырмас өчен, тәрбиячеләр дәресләрне яңа, интерактив форматта алып бара. Ике сәгатьлек уку процессы барышында нәниләр ялыкмасынга укыту үз эченә матур көйләр астында уен элементларын һәм тематик сорау-җавап ярышларын ала. Бу исә укучыларга рухи белемнәрне җиңелрәк үзләштерергә һәм вакытларын күңелле, шул ук вакытта имин үткәрергә ярдәм итә.
Үзәктә көн ничек үтә?
Шөгыльләрдән соң балаларның иң көтеп алган вакыты — төшке аш җитә. Рушания Исхакова билгеләп үткәнчә, биредә укучыларны төшке аш белән мәчеткә йөрүче мөслимә апалары сыйлый:
Мәчеткә дини белем алырга йөрүче 25 апа-сеңлебез, икешәр кешедән торган чиратлашу графигы төзеп, балаларга һәрвакыт үз вакытында кайнар һәм тәмле ризыклар әзерли. Бу очракта да тәрбия таләпләре онытылмый: нәниләр ашар алдыннан һәм ашап утырганнан соң укыла торган махсус догаларны кабатлыйлар, мәйданчыкта ипле гына ял итеп алалар.
Төшке аштан соң лагерь тормышы тагын да җанлана: кызлар зур дәрте белән рәсем ясауга керешсә, малайлар өйлән намазына әзерләнә башлый. Сәгать нәкъ унике тулып узгач, Илшат хәзрәт Мирзасалихов һәр баланы үзе тәһарәтханәгә алып кереп, кагыйдәләрнең дөрес үтәлешен өйрәтә. Нәтиҗәдә, үзәккә йөрүче 25 егет бергә җыелып, мәчеттә өйлә намазын укый. Нәни кызларыбыз да егетләрдән калышмый: алар да тәһарәт алу, намаз уку серләренә төшенделәр һәм мәчеткә килеп керүгә, үзләре үк ике рәкәгать мәчет намазын укырга гадәтләнделәр. Бу күренеш балада кечкенәдән үк иман орлыклары сеңдерүнең ачык бер мисалы булып тора.
Мәчет каршындагы лагерьның уңышлы эшләп китүендә авылдашларның бердәмлеге һәм зур ярдәме ята. Раушания Исхакова форсаттан файдаланып, барлык ярдәм кулы сузучыларга үзенең чиксез рәхмәтен җиткерә.
Бирегә күчтәнәчләр алып килгән, балаларны сөендергән һәрбер кешегә зур рәхмәтемне җиткерәсем килә, — ди ул. — Үзебезнең мәчеткә йөрүче хатын-кызлар төркеме — мөслимәләребез аерым мактауга лаек.
Көн саен өйләреннән камыр әзерләп алып киләләр. Биредәге беренче көнне үк балаларны кайнар пирожкилар, тәмле пончиклар белән сыйласалар, икенче көнне милли ризыгыбыз — кыстыбый пешерделәр. Өченче көнне исә үзәк тагын да җанланып китте — апаларыбыз нәниләрне кайнар коймаклар белән сыйлады. Балаларның һәрберсе лагерьдан бик канәгать булып, йөзләрендә бәхет очкыннары белән кайтып китә, әлхәмдүлилләһ.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мәчет каршында төзелгән яңа корылма (ашханә) бүгенге көндә авыл тормышының үзәгенә әйләнде. Биредә Рамазан айларында күпсанлы ифтар ашлары да бик югары дәрәҗәдә оештырыла. Нәкъ менә шундый уңайлыклар һәм җылы мохит булганга, авыл халкы да, биредә ял итүче балалар да үзен бәхетле хис итә, лагерьга һәр көнне зур теләк белән ашыга.
Лагерь остазлары белән танышыгыз
Яңа Әлем авылы мәчете каршындагы рухи сәламәтләндерү үзәгендә балаларның күңелен иман нуры белән баетучы, аларга һәрвакыт дөрес юл күрсәтүче остазлар — үз эшенең чын осталары һәм фидакарь җаннар. Раушания Исхакова лагерьның уңышлы барышына бәя биргәндә, биредә хезмәт куючы һәр һөнәрмән апаның исемен тирән хөрмәт белән телгә алды.
Биредә укучыларның иң яраткан һәм хөрмәтле остазларының берсе — Тәхия апа Усманова. Озак еллар мәктәптә балалар укыткан тәҗрибәле педагог буларак, ул 24 елга якын гомерен шушы мәчеттә һәм белем учакларында нәниләргә әдәп-әхлак дәресләре бирүгә багышлаган. Райондашларыбыз һәр елны олы яшьтә булуына карамастан, балалар өчен вакытын да, көчен дә кызганмыйча ярдәмгә ашыгучы Тәхия апага чиксез рәхмәтле.
Дәүләт белемнәрен дини кыйммәтләр белән үрүдә башка мөслимәләр дә зур өлеш кертә. Шундыйларның берсе — Нурия Нәгыймова. Ул бүгенге көндә данлыклы Апанай мәчетендә белем ала, Изге Коръән серләренә һәм тәфсир фәненә төшенә. Нурия апалары балаларга лагерьда балаларга кирәкле һәм мөһим догаларны өйрәтә.
Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) тормыш юлын өйрәтүдә исә лаеклы ялдагы тәрбияче Лилия Ханованың роле зур. Ул ике көн дәвамында нәниләрне Мөхәммәд пәйгамбәрнең үрнәк тормышы белән таныштыра. Сәяхәт моның белән генә тәмамланмый — алдагы өч көн дәвамында балаларны пәйгамбәрләр тарихы көтә. Әлеге тирән эчтәлекле дәресләрне Лилия Мирзасалихова алып бара.
Үзәктәге уку графигы да балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, бик җайлы оештырылган: һәр шөгыль 20 минут дәвам итә, аннан соң укучыларга 10 минутлык тәнәфес ял итәргә мөмкинлек бирә. Ике сәгатьлек уку процессы сизелмичә дә үтеп китә, ә аннан соң балалар бердәм рәвештә тәмле төшке ашка юл тота. Кадерле остазларыбызның мондый җылылыгы һәм сабырлыгы — авылыбыз киләчәгенең ныклы нигезе булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев