Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Кыйбла

Яңа Әлем мәчете — иманлы нәсел тәрбияләүче һәм халыкны берләштерүче рухият учагы

Бу атнада Яңа Әлем авылы мәчетендә балалар өчен бер атналык җәйге рухи сәламәтләндерү лагере эшләде. Быелгы лагерьга даими төстә 4 яшьтән алып 15 яшькә кадәрге 42 бала йөрде.

Авылларда иман йортлары — динне җәелдерү урыны гына түгел, ә милли тәрбия, тел һәм гореф-гадәтләрне саклау үзәге дә булып тора. Актаныш районының Яңа Әлем авылы мәчете имамы Илшат хәзрәт Мирзасалихов та бүгенге көндә авылда менә шундый зур, җаваплы һәм күркәм хезмәт алып бара. Ул мәхәллә тормышын җанландыру белән бергә, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүгә аеруча зур игътибар бирә.
 

Күркәм традиция: 15 ел эчендә үсеп чыккан иманлы буын

Яңа Әлем мәчетенең иң зур уңышларыннан берсе — балалар өчен оештырыла торган дини-рухи савыктыру лагере. Бу изге эшкә турыдан-туры Илшат хәзрәт җитәкчелегендә 2011 нче елда нигез салына. Нәкъ менә шушы елдан башлап, ел саен бирегә иллеләп бала җыела.

«Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Әлхәмдүлилләһи раббил галәмин, әссаләтү вәссәләмү галә рәсүлинә Мөхәммәдин вә галә әлиһи вә сахбиһи әҗмәгыйн. Аллаһның рәхмәте белән, ел саен менә шундый балаларны рухи сәламәтләндерү үзәгебезгә җыябыз», — дип башлады сүзен Илшат хәзрәт.

Бу традициянең барлыкка килүенә 15 ел вакыт үтеп тә китте. Шушы еллар эчендә лагерьда беренче дини сабакларын алган балалар бүген инде үсеп җиткән, югары уку йортларында белем ала, зур шәһәрләрдә гомер кичерә. Илшат хәзрәт билгеләп үткәнчә, балачактан динне, милли кыйммәтләрне күреп өйрәнгәнгә күрә, алар туган авылларына кайткач та мәчет юлын онытмыйлар, үз телләрен һәм гореф-гадәтләрен саклыйлар.

Халык бердәмлеге һәм укытучылар ярдәме

Яңа Әлем мәчете — тулысынча халык ярдәме, авылдашларның садака һәм иганә акчаларына яши. Мәхәллә халкы бик ярдәмчел, шулай ук читтә яшәүче якташлар да бу изге эшләрдән читтә калмый, матди өлеш кертә.

Лагерьларны һәм дини чараларны оештыруда мәчетнең зур ярдәмчеләре бар. Шуларның берсе — Раушания апа Исхакова. Ул авыл хатын-кызларын, мөслимәләрне дәресләргә җыя. Бу ханымнар арасында элеккеге укытучылар һәм тәрбиячеләр шактый. Аларның балалар белән эшләү тәҗрибәсе зур булганга, лагерьда укыту-тәрбия югары дәрәҗәдә оештырыла.

Барлык уңайлыклары булган яңа бина

Мәхәлләнең киләчәккә планнары зурдан. Мәчет янында бик матур һәм уңайлы янкорма төзеп куйганнар. Төзелеш башланганга әле өченче ел гына булса да, халык көче белән бина бүген инде бик күркәм хәлгә китерелгән. Төзелеш эшләре тулысынча тәмамланып бетмәсә дә, бина эчендәге барлык шартлар да тудырылган: газ, су, электр уты кертелгән; бина идәннән үк җылытылган; ризык әзерләү өчен барлык мөмкинлекләре булган махсус бүлмә җиһазландырылган.

Бу уңайлыклар биредә зур чаралар уздырырга мөмкинлек бирә. Бина иркен — монда 100-150 кеше сыя. Рамазан айларында монда зур ифтар мәҗлесләре оештырыла, берсендә хәтта берьюлы 100дән артык кеше җыелып ифтар кылган.

Яңа Әлем авылы мәчете — районда дини дуслыкның, уңайлы шартларның һәм фидакарь хезмәтнең күркәм үрнәге. Илшат хәзрәтнең һәм дин кардәшләребезнең кылган изге гамәлләренә Аллаһы Тәгалә үзенең чиксез рәхмәтен кылсын, укыган догаларыбыз һәм биргән  сәдакаларыбызны кабул итсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев