Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

СЕЗ САБАНТУЙГА ӘЗЕРМЕ?: Бу уңайдан Актаныш халкы үз фикерен белдерде ЯКИ Сораштыру нәтиҗәләре аптыратты

Нигә әле саф татар районында, милли киемнәргә өстенлек биреп, түбәтәй, калфак киеп каршы алмаска Сабан туен? Әлеге сорауга җавап эзләп, «Быел Актаныш Сабан туена түбәтәй-калфак киеп киләсе була диләр. Моңа сез ничек карыйсыз?» дигән исем астында газетабызның интернет ресурсларында район халкы арасында сораштыру уздырган идек.

Быел бездә һәр бәйрәм дә үзгәрәк уза. Бөек Җиңү бәйрәмен генә алыйк – кайчандыр зурлап әзерләнгән 70 еллык тантананы да уздырды ул. Инде хәзер түземсезлек белән Сабан туен көтәбез. Шөкер күп калмады.

Сабантуйны бездә олысы-кечесе, карты-яше ничек көткәнен сөйләп тә, язып та торасы юк. Миллилегебезне чагылдырган, бар халыкны бергә җыйган бәйрәмнәрнең берсе ул. Аның нигезендә кыр батырларына дан җырлау ятса да, күпләр өчен, өр яңа чалбар-күлмәкләрне киеп, авылдашлар, дус-туганнар белән очрашырга бер сәбәп ул. Миллилегебез чамалы хәзер. Хәер, бер бүген генә барлыкка килгән вәзгыять түгел бу. Еллар тузанында, сәяси болганчыкларда уралып калды ул миллилек. Хәзер урамда түбәтәй киеп йөрүчеләр дә сирәк, чулпы таккан, калфак кигән кызларны исә, концертларда күрсәң генә. Музей экспонатына яисә сәхнә киеменә әйләнеп бара алар.

Ә бит төптән уйласаң, киләчәгебез, миллилегебез үзебездә, безнең кулларда. Нигә әле рәхәтләнеп, үзебезчә, инде бердән-бер калып килгән саф татар районында, милли киемнәргә өстенлек биреп, түбәтәй, калфак киеп каршы алмаска Сабан туен? Әлеге сорауга җавап эзләп, «Быел Актаныш Сабан туена түбәтәй-калфак киеп киләсе була диләр. Моңа сез ничек карыйсыз?» дигән исем астында газетабызның интернет ресурсларында район халкы арасында сораштыру уздырган идек. Анда катнашкан 300гә якын кешенең 61е “Бик уңай карыйм. Милләтебезне саклауга зур адым бу” дип, алдагы фикеремне хуплады. 16 кеше “Миңа барыбер, Сабантуйга йөргәнем юк“ дип җавап бирде. Нишләтәсең, арада шундый битарафлар да бар. 42 кеше “Сабантуйда күрербез, халык ничек кабул иткәнен“ дип җавап кайтарды. 46 кеше - “һава торышы үзгәрмәсә, бүрек киеп, шәл бәйләп бармыйк әле Сабантуйга” дигән җавапны хуплады. Ә менә 92 кеше исә, “Тискәре карыйм, бәйрәмдә кеше ни тели, шуны кияргә тиеш” дип җаваплады. Миллилегебезне яклап якасына ябышыр идең дә, баксаң, бу 92 кешенең барысы да хатын-кыз икән. Сораштыру узган өчтән бер халыкның ни өчен тискәре җавап биргәне аңлашылды шунда. Ничек инде матур башны бозып калфак киясең?.. Ә элегерәк, татар кызының иң кадерле әйберсе булган ул. Аны төннәр буе утырып чигеп, төрле бәйрәм-мәҗлесләргә киеп барганнар, аның белән горурланганнар. Кызганыч, шул “элегерәк” дип сөйлисе генә калырмы?..

Шөкер, безнең халык, нинди генә булмасын, яңалыкны бик авыр кабул итә. Әмма без мәдәниятле, миллилеккә омтылган, телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калырга тәүге кыю адым ясаган районнарның берсе. Без булмаса – кем булыр? Кәләпүшләрне барлый торыгыз, хөрмәтле райондашлар, кайткан кунаклар, дини йолаларны үтәгәндә генә кия торган булып тузанланып ятмасын әле милли җәүһәпләребез! Исән-имин булып, матур итеп,  нәкъ үзебезчә үткәрик әле Сабан туен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев