Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
2024- ГАИЛӘ ЕЛЫ

Гаилә елына багышланган үзешчәннәр смотрында Актанышның барлык балалар бакчалары I урынга лаек булды

Районыбызда һәр яз якынлашуга шаулап-гөрләп смотр концертлары уза. Быелгы Район үзәге үзешчәннәре смотры да әллә никадәр талантларны ачты, сәләтле кешеләребезне бар халыкка танытты. Бүген без иң-иңнәрне туплаган йомгаклау концертын карадык, эштән соңгы вакытыбызда рәхәтләнеп рухи яктан баедык, таныш моңнарга уралып ял иттек.

2024 ел Россиядә Гаилә елы, Бөтендөнья татар конгрессының Шәхесләр елы, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләүгә әзерләнү уңаеннан апрель аенда- район үзәге оешмалары, уку-укыту учреждениеләре сәнгать коллективлары смотр-концерты үтте. 

Смотр концертының максаты- халык иҗатын, мәдәни һәм ял эшчәнлегенең төрле формаларын барлау, үстерү, милли мәдәниятебезнең өзелмәс чылбырын булдыру, җирлек традицияләренрайон халкы белән бергәләп саклау, үзешчән сәнгать коллективларының, аерым башкаручыларның сәнгатьнең төрле жанрлары аша башкару осталыкларын арттыру, төрле милләт халыкларының гореф-гадәтен, яшәешен, омтылышларын иҗат аша чагылдыру, үткәннәр белән киләчәк җепләрен ныгыту, яшь буынга әхлак тәрбиясе бирүне арттыру. 

Смотрда районның уку-укыту учреждениеләре- "Ромашка", "Әтәчкәй‘, "Алтынчәч", "Кояшкай", "Каенкай", "Тылсым","Умырзая" балалар бакчалары, технология техникумы, Актанышның беренче һәм икенче санлы мәктәпләре, кадет мәктәбе, гуманитар гимназия-интернат коллективы, балалар иҗат үзәге, үзәк хастаханә, район ветераннар оешмасы, район инвплидлар оешмасы, социаль яклау бүлеге һәвәскәрләре катнашты. 

Актаныш- талантлар төбәге. 

Тамашачылар өр-яңа җырчылар, биючеләр, нәфис сүз осталары белән танышып, рәхәтләнеп ял итте, рухи көч туплады. Йомгаклау концертында бүген 34 номер тәкъдим ителде. Аларның күбесе Гаилә елы, бүгенге бәйрәм- Гаилә көненә багышланган иде.

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов бүгенге Гаилә көне уңаеннан котлауларын җиткерде:

- Гаилә елының Халыкара гаилә көне кичләре хәерле булсын! Гаилә дигән сүзне ишетү белән күңелгә җылылык иңә, балалар тавышы, бер-береңне сагынып көтеп алу күз алдына килә. Гаиләгез җылысы беркачан сүнмәсен, яу кырларында булган егетләребезнең, аларның гаиләләренең канатлары сынмасын, өметләре өзелмәсен. Дөньялар тынычланыр, нурланыр. Илләребездә иминлек урнашып, матур тормышта яшәргә язсын иде,- дип райондашларны гаилә кыйммәтләрен саклап яшәргә чакырды, бүгенге концертта катнашучыларга, оештыручыларга рәхмәтен белдерде. 

Ленар Рафак улы иң элек Хәсән Заманов исемендәге кадет мәктәбе коллективы, район социаль яклау бүлеге, балалар иҗат үзәге коллективларына район башлыгының мактау кәгазен тапшырды. 

Район инвалидлар оешмасы һәм Актанышның беренче санлы мәктәбе смотр концертында уңышлы чыгыш ясаулары өчен район башлыгының мактау кәгазе һәм акчалата бүләкләнделәр.

Урыннарга килгәндә, 3 урында район үзәк хастаханәсе, 2 урында технология техникумы, Актанышның икенче санлы мәктәбе.

Смотр концертында югары әзерлек белән килгән барлык балалар бакчалары коллективлары һәм район ветераннар оешмасы беренче урынга лаек булды. 

Гран-при сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатка тапшырылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев