Актаныш

Актаныш районы

16+
Әдәби мәйдан

Актаныш районы гамәлгә куйган Гамил Афзал премиясенә Фәнил Гыйлаҗев лаек булды

Бүген Актанышта зур әдәбият бәйрәме- Татарстан республикасының Халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, татар әдәбиятының классигы, якташыбыз Гамил Афзал премиясен тапшыру тантанасы булды.

Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укучылары районыбыз башлыгы Ленар Зариповны, Казанннан, Чаллыдан килгән бер төркем язучыларны-шагыйрьләрне туган телебезне зурлаучы шигырьләр белән каршы алдылар,

туган ягыбызда үскән бодайдан пешерелгән икмәк һәм татлы чәкчәктән авыз иттерделәр. 

Гимназиянең мәҗлесләр залында исә бүгенге тантаналы чараның аеруча дулкынландыргыч өлеше булды. Гамил Афзал премиясенә лаек булучы шагыйребез игълан ителде. Ул- Саҗидә Сөләйманова, Шәйхи Маннур исемендәге әдәби бүләкләр иясе, «Казан утлары» журналының бүлек мөхәррире, шагыйрь Фәнил Гыйлаҗев.

Гамил Афзал премиясен тапшырырга сәхнәгә күтәрелгән районыбыз башлыгы Ленар Зарипов мондый чараларның киләчәк буынны тәрбияләүдә, балаларны туган илне, туган телне яратырга өйрәтүдә зур әһәмияткә ия булуын әйтте.

Махсус хәрби операциядә ут эчендә илебез киләчәге өчен көрәшүче якташларыбызның кулында да изге Коръән китабы, яраткан язучыларыбызның әдәби әсәрләре. Аларга туган телдәге китаплар көч бирә, җиңүгә рухландыра. шуңа да язучылар өстендә олы миссия- туган халкын, аның телен, динен саклау. Ленар Рафак улы бүгенге бәйрәмгә кайткан кайткан барча кунак язучы-шагыйрьләргә районыбызның хезмәт сөючән халкы исеменнән рәхмәт әйтте. 

Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Ттарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла, халкыбызның иң олы язучысы булган Гамил Афзал премиясен тапшыру- әдәбият дөньясы өчен бәйрәм, диде.

Актаныш районы татар дөньясында аерым урын тота, аның җитәкчеләре гомер буе үзендә туып-үскән язучы-шагыйрьләрне күтәрде, туган якка чакырып хөрмәтләде, атаклы кеше итеп күтәрде. Элек Гариф Ахунов бөтен язучылар  Арчадан, дисә, хәзер бу сүзне Актаныш районына карата әйтеп була,- дип үзенең актанышлыларга карата хөрмәтен җиткерде. 

Яңа гына лауреат булып танылган Фәнил Гыйлаҗев залдагыларга үзенең шигырь – табышмакларын укыды, җавап бирүчеләргә «Казан утлары» журналын бүләк итте. 

Кичәнең икенче өлешендә исә сәхнәгә Гамил Афзал исемендәге «Яшьләр каләме» республикакүләм иҗат фестивалендә җиңүче укучыларыбыз күтәрелде.

15 еллык тарихы булган фестивальдә призлы урыннарны алучыларны жюри рәисе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Г. Тукай премиясе лауреаты Мөхәммәт Мирза, халык язучысы Рабит Батулла, халык шагыйре Марсель Галиев, югары дәрәҗәдәге әдәби премияләр лаураты Рафис Корбан, язучы, эшмәкәр Равилә Шәйдуллина, бүгенге бүләкләнүче Фәнил Гыйлаҗев, якташларыбыз Айгөл Әхмәтгалиева, Лилия Гыйбадуллина, Әлфия Ситдикова һәм башкалар котлады.

Район үзәкләштерелгән китапханәләр үзәге бүгенге бәйрәмне үткәрүдә саллы хезмәт куйды һәм әдәби күргәзмә әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев