«Әтәчкәй» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр кышлаучы кошларга ярдәм итә.
Кыш җиткәч, кошлар өчен махсус ашханә ачабыз. Җимлекләр ясап эләбез, канатлы дусларыбызны ашатабыз. Алар безнең дусларыбыз, шуңа күрә кышкы көннәрдә дә аларны онытмаска кирәк.
Кыш – кошлар өчен иң авыр чорларның берсе. Салкын көннәрдә азык табу кыенлаша, шуңа күрә алар кеше ярдәменә аеруча мохтаҗ.
4 нче санлы «Әтәчкәй» балалар бакчасының уртанчылар төркемендә тәрбияләнүче балалар канатлы дусларыбызны кайгыртуны үзләренең мөһим бурычы итеп саный. Алар үз куллары белән җимлекләр ясап, балалар бакчасы территориясендәге агачларга элгәннәр.
Хәзер җимлекләр кошлар өчен үзенә күрә кечкенә ашханәгә әйләнәчәк. Балалар аларга яраклы азык салып, кыш буе канатлы дусларын кайгыртырга әзер.
Мондый эшләр балаларда табигатькә мәхәббәт, кошларга карата мәрхәмәтлелек һәм җаваплылык хисе тәрбияли.
Канатлы дусларыбызны бергәләп саклыйк һәм яклыйк!
4 нче санлы «Әтәчкәй» балалар бакчасы тәрбиячесе Г. М. Арсланова.
Нет комментариев