Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Алма- Бирмә!

Районыбыз башлыгы Ленар Зарипов коррупциягә каршы көрәш буенча иҗат конкурсларында җиңгән укучыларны бүләкләде

Бүген районыбыз мәктәпләрендә укучыларның коррупциягә каршы көрәш буенча иҗади конкурсына йомгак ясалды.

Район мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Айрат Кәрамов  коррупциягә каршы көрәш буенча иҗат конкурсында район мәктәпләре укучыларының актив катнашуын билгеләп узды. Бүгенге бүләкләү тантанасына төрле номинацияләрдә җиңүче 64 укучы чакырылган. Видеоролик, рәсем, плакатлар, рус, татар, мари, төрек телләрендә инша язып призлы урыннар яулаган алар. Җиңүчеләрне бәйгегә әзерләгән остазларны да хөрмәтләделәр. 

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов укучыларны, аларның укытучыларын якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлады.

Киләчәктә дә ришвәтчелекнең начар гамәл икәнлеген белеп, илебезнең лаеклы гражданнары булып үсүләрен теләде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев