Ләйсән ГАЗИЗОВА автор яңалыклары
-
Рестораннарда һәм кафеларда өстәмә хезмәтләр өчен түләү алу законлымы?
Хәзерге дөньяда ресторанга бару яки дуслар белән кофейняда утыру — ул ризык кабул итүгә караганда зуррак нәрсә. Еш кына бу үзенчәлекле ритуалга әверелә. Кешеләрнең ресторанга килүенең иң ачык сәбәбе — сервисның югары дәрәҗәсе булган матур урында булу. Бу безнең эстетик ихтыяҗ. Ресторанга бару безгә һәрвакытта да уңай хис-кичерешләр китерми, сыйфатлы ризык кына түгел, ә хезмәт күрсәтү өчен өстәмә түләү турында юл булган счетта — 10% — безнең кәефне бозарга мөмкин. Рестораннарда, кафеларда һәм җәмәгать туклануының башка оешмаларында хезмәт күрсәтү өчен түләү алу («чаевые» дип атала) законлымы?
-
Чишмәбаш авылы халкы Батырай чишмәсе бәйрәмендә махсус хәрби операциядәге райондашларга гуманитар ярдәм җыйды
Мәрхәмәтле, игелекле халык яши Чишмәбашта. Әллә төрле яклардан тибеп челтерәп аккан чишмә сулары, әллә Сөн елгасы аръягының туфрагы шундый- бер-берсен уздыра-уздыра игелекле гамәлләр кыла алар. Махсус хәрби операциядәге райондашларыбызга да йөрәк җылысына төреп үзләренең ярдәмнәрен күрсәттеләр.
-
«Актаныш агрегат заводы»ның кадрлар бүлеге инспекторы Рәмилә Исламова ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Почет грамотасына лаек булды
«Актаныш агрегат заводы»ның кадрлар бүлеге инспекторы Рәмилә Исламова кадрлар белән эшләү һәм эш башкару хезмәтендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Почет грамотасына лаек булды. Бүген әлеге хөкүмәт бүләген Рәмилә Назим кызына Актаныш районы Халыкны эш белән тәэмин итү бүлеге башлыгы Назиф Салихов тапшырды.
-
«Әнәк» агрофирмасы элеваторы явымлы көннәрдә дә эшен туктатмый
«Әнәк» агрофирмасының Иске Аймандагы элеваторы көн саен 1 000 тонна икмәк кабул итә. Явымлы көннәрдә дә икмәк кабул итү оешмасы эшен туктатмый.
-
Мерәс авылында яшәүче 40 ел шофер булып эшләгән ветеранга 90 яшь
Бүген, 4 августта Мерәс авылында яшәүче Мөхәммәтнур Мөхәммәтдиновка 90 яшь. Мөхәммәтнур Мөхәммәтдин улы «Таулар» хуҗалыгында 40 ел шофер булып эшли. Уразай җирлегенең хөрмәтле ветеранын тәбрикләргә җитәкчеләр дә килде.
-
Колында «Гөлчирә» мәчетен төзеткән Альберт Мостафин: 20 ел буена мәчетебездән азан тавышы өзелмәде, киләчәктә дә шулай булсын!
Бүген Актаныш районы Колын авылының «Гөлчирә» мәчете ачылуга 20 ел тулу уңаеннан зур бәйрәм тантанасы узды.
-
Чишмәбашта Батырай чишмәсе көнен бәйрәм иттеләр
Актаныш районы авылларында җәйге матур көннәрдә төрле бәйрәм-кичәләр еш оештырыла. Әлеге җырлы-биюле күңел ачуларга башка авыл-шәһәрләрдә яшәүчеләр дә кайта. Шулай итеп авыл халкы бер-берсе белән аралаша, хәл-әхвәл белешә, үткәннәрне искә алып ял итә. Бүген шундый күңелле чара Чишмәбашта узды, авылдашлар Батырай чишмәсе көнен бәйрәм иттеләр.
-
Кыр корабларында- тәҗрибәле механизаторлар!
«Әнәк» агрофирмасының Иске Айман бүлекчәсендә бу көннәрдә көзге бодай уңышын урып-җыю бара. Барысы алты комбайн иген диңгезендә йөзә. Кыр корабларында- тәҗрибәле механизаторлар.
-
Татарстан чемпионы, махсус хәрби операция батыры Нияз Фәррахов истәлегенә шахмат буенча ачык турнирда: Акыллы, рухи яктан да, физик яктан да көчле спортчы иде
Бүген Актанышның Балалар иҗат үзәгендә шахмат буенча күптапкырлар Татарстан чемпионы, махсус хәрби операция батыры Нияз Фәррахов истәлегенә ачык турнир узды.
-
Актанышта шахмат буенча күптапкырлар Татарстан чемпионы, махсус хәрби операция батыры Нияз Фәррахов истәлегенә ачык турнир уза
Бүген Актанышта шахмат буенча күптапкырлар Татарстан чемпионы, махсус хәрби операция батыры Нияз Фәррахов истәлегенә ачык турнир уза.
-
«Әнәк» агрофирмасында «Күкрәү» сортлы көзге бодай гектарыннан 56 центнер уңыш бирде
Актаныш районы игенчеләре үзенчәлекле табигать шартларында мул уңыш үстерү юлларын эзли. Барлык агротехник чараларны вакытында сыйфатлы башкару белән беррәттән яңа сортларны да уңышлы сыный алар. Мәсәлән, «Әнәк» агрофирмасында быел гына чәчелгән «Күкрәү» сорты гектарыннан 56 центнер уңыш бирде. Бу хакта «Әнәк» агрофирмасының урып-җыю эшләре белән танышырга баргач, баш агроном Айзат Фазуллин әйтте.
-
МХОдә катнашкан солдатның әбисе Фәйрүзә Имамгалиева авылдашлары белән солдатларга токмач кисеп озата
Тыңламас авылыннан Украинадагы неонацизм тарафдарлары белән көрәшергә шактый ир-егет хәрби хезмәткә киткән. Аларның шактые Россия, Татарстанның башка шәһәрләреннән чакырылган. Мәсәлән, 82 яшьлек Фәйрүзә Имамгалиеваның Тамбов шәһәрендә яшәүче оныгы Ренат контракт төзегәннән соң махсус хәрби операциядә катнаша. Чал чәчле әбекәй оныгы кебек солдатларга токмач кисеп озата.
-
Төнге маҗара: Актанышта кичке ял юл һәлакәте белән тәмамлана
Җәйге ял, каникулларда яшьләребезнең дәрт-дәрманы аеруча ташып тора. Кичләрен кая барып сугылырга, энергияләрен кая куярга белмәгәнгә, өлкәннәр көн саен кабатлаган «ярамый» дигән тыюлар да онытыла. Актанышта яшәүче яшүсмер егет өчен 30 июльдә кичке ял юл һәлакәте белән тәмамлана.
-
«Алмазагротрейд» холдингында суктырылган көзге бодай тулысынча 3 класс таләпләренә җавап бирә
Көннәрнең яңгырга китүе менә-менә уракка төшәргә торганда игенчеләрне генә түгел, авылда яшәүчеләрнең һәммәсен борчый. Аз гына күк йөзе ачылуга комбайннар кырларга ашыга. «Алмазагротрейд» холдингының баш агрономы Радик Солтанов беренче уңышның сыйфатыннан канәгать. «Елына күрә көзге бодайның чыгышы да начар түгел, гектарыннан 35 центнер», ди тәҗрибәле җир белгече.
-
«Спорт — тормыш нормасы» федераль проектын тормышка ашырып: Актанышның спорт бүлегенә яңа машина тапшырдылар
29 июльдә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты территориясендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең физик культура һәм спорт өлкәсендәге бүлек һәм идарәләренә автомобильләр тапшыру тантанасы узды. Актаныш районы башкарма комитетының спорт, туризм һәм яшьләр бүлеге җитәкчесе Ленис Вәлиев та әлеге тантанада катнашып, яңа Lada Granta автомобиле ачкычына ия булды.