"Актаныш-информ" өчен Ләйсән Газизова әзерләде автор яңалыклары
-
Юлларда аек йөрегез- югыйсә правасыз каласыз!
14 июнь көнне РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8 статьясының 1 өлеше буенча гражданин Вәҗетдинов Илсур Вазыйх улына карата административ хокук бозу турындагы эш буенча ачык суд утырышы узды.
-
Кулланучы әлифбасы: кабартыла торган бассейннар сайлыйбыз
Бакчачыларның күпчелеге үз участогында балалар өчен яки бөтен гаилә өчен җәйге ял үзәгенә әверелерлек бассейн урнаштырырга хыяллана. Кызганычка каршы, стационар конструкцияләр һәркемнең дә хәленнән килми, әмма бу хыялдан баш тартырга кирәк дигән сүз түгел, чөнки сатуда зур ассортиментта кабартыла торган бассейннар бар. Алар акча һәм вакытны сакларга теләүчеләр өчен бик кулай.
-
Татарстанның Актаныш районы территориясе аша узучы М7 трассасында куркыныч юл фаҗигасе булган
Бүген Татарстанның Актаныш районы территориясе аша узучы М7 трассасында Kia Rio автомобиле белән Wildberries логотибы төшкән MAN йөк машинасы бәрелешкән.
-
«Ромашка» балалар бакчасы коллективы СВО батыры белән очрашты
8 июль көнне Актанышның «Ромашка» балалар бакчасында СВО дан ялга кайткан райондашыбыз - Илгиз Хамис улы Шәйхразиев белән очрашу узды.
-
Иминлек кагыйдәләрен үтәгәнгә 8 яшьлек бала юл фаҗигасендә исән калган
Бүген, 8 июльдә Актаныш – Пучы юлында юл-транспорт һәлакәте килеп чыга. Йөк автомобиле белән җиңел машина бәрелешә. Куркыныч вакыйга Иске Кормаш борылышында теркәлә.
-
Район башлыгы Ленар Зарипов барлык райондашларны Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән тәбрик итә
8 июль - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне. Ул православие традициясендә гаиләне һәм никахны яклаучы изге кенәз Петр һәм аның хатыны Февронияне искә алу көненә багышланган Русия бәйрәме. Гаилә - дәүләт нигезе, тормыш бишеге, аның ярдәмендә һәр кешенең иманы, өмете, үзара аңлашуы һәм мәхәббәте бар. Нәкъ гаилә кешегә аһәңле яшәргә һәм үсәргә булыша. Район башлыгы Ленар Зарипов барлык райондашларны Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән тәбрик итте.
-
Бүген Актаныш районының үрнәк гаиләләрен хөрмәтләячәкләр
Бүген, 8 июль көнне Актанышның үзәк паркында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан зур бәйрәм чарасы узачак.
-
Кызыну кремы: өч SPF хәрефе нәрсә турында сөйли?
SPF — Sun Protector Factor сүзенең кыскартылган аббревиатура варианты, аны турыдан-туры «кояштан саклану факторы» дип тәрҗемә итәргә мөмкин.
-
Татарстан Республикасы Раисе идарәсе: Югары уку йортларына кергәндә коррупция турында
Тиздән бүгенге чыгарылыш сыйныф укучылары өчен дулкынландыргыч мизгелләр артта калачак, кичәге укучылар бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырачак һәм алар алдында җитди сайлау торачак: ничек абитуриент булырга, югары белем алу өчен кая керергә? 2024 елның 23 маенда Татарстан Республикасы Рәисенең Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе инициативасы белән Казан Кремлендә Татарстан Республикасы югары уку йортларына керү өлкәсендә коррупцияне профилактикалау мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
-
Медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән чын күңелдән котлыйбыз!
Илебездә ел саен июнь аеның өченче якшәмбесендә күркәм һөнәри бәйрәм – Медицина хезмәткәрләре көне билгеләнә.
-
«Бүләк»тә ял итүчеләр юл кагыйдәләрен өйрәнә
Икенче көн рәттән «Бүләк» ял һәм сәламәтләндерү лагеренда балалар юл йөрү кагыйдәләренә багышланган белемнәрен исләренә төшерделәр, ныгыттылар.
-
Су буйларында сак булыгыз!
Эссе көннәр башлануга күпләр су буйларында ял итүне хуп күрә. Тик гади генә кагыйдәләрне үтәргә оныта. Аларны истән чыгармасак иде, дуслар!
-
Якынлашып килүче Корбан гаете мөбарәк булсын!
Иртәгә мөхтәрәм көнебез районыбызның һәр мәчетендә 5.00 сәгатьтә Коръән уку белән башлана, 5. 30 сәгатьтә гает намазы укыла.
-
Пучыдан Загировлар «Экогаилә» номинациясендә бүләкләнделәр
Пучы Балалар иҗат үзәгендә экологик юнәлештә эшчәнлек алып баручы педагогыбыз Загирова Алсу Миңнулла кызының гаиләсе «Экояз - 2024» республикакүләм бәйгесенең «Экогаилә» номинациясендә катнашып, сертификат белән бүләкләнде.
-
Актаныш биючеләре Уфада халыкара «Байык» бию фестивалендә чыгыш ясады
Уфада халыкара «Байык» бию фестивалендә Пучы мәдәният йорты белән Сәфәр мәдәният йортының биюче кызлары Татарстан, Актаныш данын яклап чыгыш ясадылар.