Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

«Әнәк» агрофирмасы иртәгә чәчү эшләрен башлап җибәрәчәк

«Әнәк» агрофирмасы иртәгә, 19 апрельдә чәчү эшләрен башлап җибәрәчәк. Бу хакта «Актаныш-информ» журналистларына агрофирма директоры Фаил Газетдинов хәбәр итте.

Районыбызның иң күп сөрем җире биләүче "Әнәк" агрофирмасы язгы кыр эшләрен беренчеләрдән булып башлап җибәрде. Басу культураларын тукландыру, дым каплату, зяб сөрү күрсәткечләре буенча авыл хуҗалыгы берләшмәләре рейтингында агрофирма алдынгы урыннарны били. Чәчү эшләренә дә әнәклеләр беренчеләрдән керешергә җыена. Бу хакта "Актаныш-информ" журналистларына агрофирма директоры Фаил Газетдинов хәбәр итте:

- Чәчү әйләнешенә азрак үзгәрешләр керттек. Рапс,соя культураларының күләмен арттырдык. Ә горчица үсемлеген әйләнештән чыгардык. Уҗымнарның кышлау дәрәҗәсеннән канәгатьбез, 99 процент уҗым матур гына күтәрелеп килә. Бер генә басуыбыз начаррак, аны тырмалап чыктык,-дип язгы эшләр белән таныштырды Фаил Фәнис улы.

Айнур Гыймадиев фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев