Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Терлек азыгын әзерләргә техникабыз төзекме- министрлык һәм район җитәкчеләре хуҗалыкларны тикшерде

Бүген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы приказы нигезендә министрлык комиссиясе район хуҗалыкларының терлек азыгы әзерләү техникасы, азык таратучы мобиль катнашмаларның һәм азыксаклагычларның әзерлеген кабул итә.

Бүген комиссия белән берлектә район хуҗалыкларында Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов, авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев тә хуҗалыкларның терлек азыгы әзерләү техникасы, азык таратучы мобиль катнашмаларның һәм азыксаклагычларның әзерлеген яңа уңыш елына әзерлеген тикшерде.

Комиссия үзйөрешле чапкычларның, азык җыю комбайннарының һәм бүтән тагылма азык җыю техникасының төзеклеген, хезмәтне саклау кагыйдәләренең үтәлешенә бәя бирде. Хезмәт хакы түләү, азык әзерләү планы, базларның әзерлеге дә каралды. Барлык хуҗалыкларда да механизаторлар һәм белгечләр белән аралаштылар. Тикшерү Нур Баян исемендәге хуҗалыктан башланып китте, барлык хуҗалыкларда булганнан соң «Наратлы» хуҗалыгында тәмамланды. 

Комиссия тикшерү вакытында төп игътибарны терлек азыгы әзерләү машиналарының техник торышына, басудан азык утарына яшел масса һәм печән ташучы транспорт чараларының әзерлегенә һәм шоферлар белән тәэмин ителешенә, азык утарларының чисталыгына, траншеяларның төзеклегенә юнәлтте.

- Кышлату чорында мул продукция алу өчен, җәен җитәрлек күләмдә сыйфатлы терлек азыгы запасы булдыру мөһим. Районыбыз хуҗалыклары нигездә, бу эшкә җитди карый.Куркынычсызлык таләпләрен төгәл үтәү турында да онытырга ярамый. Барыгызга да уңышлар телим, -диде Ленар Рафак улы. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев