Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Терлекчелеккә- йөз белән! (фотолар)

Районыбыз хуҗалыкларын көн саен акча кереме белән тәэмин итүче терлекчелек тармагына игътибар көннән-көн арта. Ел башыннан лейкозлы сыерлардан арыну максатыннан районга 608 баш мөгезле эре терлек кайтарылды.

Яңарышны "Әнәк" агрофирмасы башлап җибәрде. Гыйнвар аенда агрофирмага Белгород өлкәсеннән 608, әле генә 180 баш савым сыеры кайтты. "Нур" һәм Нур Баян исемендәге хуҗалыклар да нәселле терлекләргә баеды. 

"Чишмә" хуҗалыгы исә лейкозлы сыерлардан чистарып бетереп малларны "кешечә" шартларда тәрбияли башлады.  Сөтбикәләрне җәйге эсселәрдә интектермәс өчен торакларга кондиционер- вентиляторлар урнаштырганнар.

"Чишмә"нең сыерлары өчен хәтта душ та эшли. Әлеге җайланма торакны сафландырып, дымландырып тора. Мондый шартларда малкайларның сөт бирүчәнлеге дә арткан. «Чишмә» хуҗалыгы җитәкчесе Ренат Сәхабетдинов бу хакта район җитәкчелеген дә караулар вакытында таныштырып үтте. 

- Сөт быелгы эсседә кимемәде, киресенчә арттырып та җибәрдек. Торакларда эшләүчеләргә дә, сыерларга да бу бик әйбәт. Көненә 480 баш савым сыерыннан 18 тонна сөт савабыз. 2000 баш терлегебез бар. Яңа тораклар төземәдек, әмма булганнарын кышка әзерләп, төзекләндереп чыктык. Түбәләрне ремонтладык, нигезләрне ныгыттык. Су коелары эшләдек. Кышлык терлек азыгы җитәрлек әзерләнде. 60 тонна сенажыбыз бар.

Силос салу дәвам итә. Бер шартлы терлеккә 26 килограмм терлек азыгы туры килә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев