Чишмәбашлар, афәрин: Авылны Емеля миче бизи
Районыбыз авылларында берсеннән-берсе талантлы кешеләр яши. Шуларның берсе Чишмәбашта яшәүче Ринат Муллаянов Яңа ел алдыннан авылдашларына бәйрәм кәефе бүләк итәргә теләп бик матур кар сыны ясап куйган.
Сын гади генә түгел, ә үзе бара торган мич, мичне идарә итүче герой- Емелясы да бар.
Мичнең эчендә учак януы төнлә аеруча ачык күренә.
Ринат абый "КамаТранснефть" компаниясенең ягулык станциясендә оператор булып эшли. Буш вакытында сынчылык сәләтенә юл ачып Үзәк урамны матурлап куйган.
Афәрин, райондашыбыз. Иртәгә сезне Үзәк чыршы бәйрәмендә бүләкләнүчеләр рәтендә күрербез дигән ышанычта калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев