Яңа Богады халкы авыл зиратын чистарту өмәсенә чыкты
Язгы кояшлы көннәрнең берсен дә әрәмгә үткәрми райондашларыбыз. Бүген Яңа Богадыда зират өмәсе.
12 апрельдә беренче зур өмәдә оешма-предприятие хезмәтчәннәре үзләренә бүлеп бирелгән территорияләрне чистартты. Шимбә-якшәмбе ялларында ихаталарын тәртипләп, җыештырып куйды. Ә Яңа Богады авылында яшәүчеләр мәңгелек йортыбыз- зиратны теләсә ничек ямьсез булып үскән агачлардан арындырырга өмәгә килде. Читтә яшәүче авылдашлар да бу изге эштә катнашуны үзләренең бурычлары саный. Күмәк көч тау күчерә дигәндәй, зиратта хәзерге вакытта зур эш кайный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев