Актаныш

Актаныш районы

16+
Авыллар-байлыгыбыз

Халык фикере: Югары Яхшый, Такталачык, Теләкәй авыл Сабантуйлары иң яхшысы!

«Актаныш-информ» үзенең социаль челтәрләрендә авыл җирлекләрендә узган Сабантуйлар турында халык фикерен белергә теләп сораштыру уздырган иде. «ВКонтакте»дагы анкетада Югары Яхшый, Такталачык, Теләкәй җирекләре иң күп тавыш җыйды.

«Актаныш-информ»ның телеграм-каналындагы сораштыруда Актанышбаш, Иске Богады һәм Чалманарат җирлекләрендәге Сабантуйлар җиңүче булып танылды.  

Ә «ВКонтакте»да иң яхшы Сабантуй оештыручылар дип халкыбыз Югары Яхшый, Такталачык, Теләкәй авылларын атады. 

Сораштыруда 1 зонада Югары Яхшый 36, 5 процент тавыш җыйды, 2 зонада Такталачык 56, 74 процент, 3 зонада Теләкәй  54, 84 процент халык фикере белән җиңүче исемен яуладылар.

Авылдашлар, якташлар тавыш биреп кенә калмадылар, ә бик күп яхшы теләкләр яздылар, чагыштырулар аша туган уйларын да безгә җиткерделәр. Гомумән, халкыбыз җирлекләрдәге эшчәнлеккә, бүгенге вәзгыятькә битараф түгел.

Хөрмәтле укучыларыбыз! Туган ягыбызга карата булган мәхәббәтегез, туган авыл өчен «үлеп» торуыгыз өчен зур рәхмәт! Бу- чын патриотлык үрнәге!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев