Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#БЕЗ- БЕРГӘ!

Бар көчеңне җыеп торып бас: Язмыш сынауларына бирешмәгәннәр хөрмәтләнде (фото һәм видео)

Районыбызда елның иң зур проекты- «Игелек марафоны» узып та китте. Бу игелек чарасының дулкыны әле дә райондашларыбыз күңелендә. Әлеге хәйрия чарасында язмыш сынауларына бирешмәгән райондашларыбыз да хөрмәтләнде.

          "Игелек марафоны"нда сәламәтлеккә туймаган авылдашларын берләштереп-оештыручылар, аларның көнкүрешен кайгыртучылар, яктылыкка, яхшылыкка рухландыручылар, киләчәккә өмет уятучыларга олы рәхмәт сүзләре әйтелде. 

Район халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлназ Хуҗахмәтова Актанышбаш авыл җирлегенең башлангыч инвалидлар оешмасы җитәкчесе Алсу Арслановага, Иске Сәфәр авыл җирлегеннән Розалия Баяновага, Түке авыл җирлегеннән Бания Гыйльметдиновага, Актаныш авылында яшәүче Лилия Вәлиевага, Яңа Әлем башлангыч инвалидлар оешмасы җитәкчесе Гөлчәчәк Фасиковага чәчәк гөлләмәләре белән акчалата бүләкләр тапшырды.

            Бүләкләнүчеләрнең берсе булган Лилия Вәлиева "Игелек марафоны" сәхнәсендә балкыды. Лилияне районда танымаган, аның иҗатына сокланмаган кеше юктыр.

Ул- районыбызда узган бик күп чараларның үзәгендә кайный, искиткеч матур тавышы белән эстрада җырларын, халык моңнарын тамашачыга җиткерә. "Игелек марафоны" ачылышында да ул инвалид коляскасына көенә Илсөя Бәдертдинованың "Торып бас" җырын башкарып бар халыкны гаҗәпкә калдырды, яшәргә, яшәүнең кадерен белергә кирәклеген аңлатты, тагын бер кат үзенең сәләтенә, мөмкинлегенә карата соклану хисләре уятты.

Лилия Вәлиеваның бу җыры "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгышы белән бергә үрелеп барды. Инвалид коляскасында утырса да Лилия Шәүкәт кызының рухы көчле, сәләте зур. Аның терәге, шулай ук сәламәтлеге буенча инвалид ире һәрвакыт Лилиягә ярдәм итә, барлык концертларга, чараларга аны кадерләп алып бара, алып кайта. 

          Яңа Әлем авыл җирлеге башлангыч инвалидлар оешмасы җитәкчесе Гөлчәчәк Фасыйкова исә авылдашларының йорт-җирен төзекләндерүгә керткән өлеше өчен быелгы елъязмазга теркәлде. Яңа Әлем авылында яшәүче байтак инвалидларның тормыш-көнкүрешен уңайландыру буенча аның хезмәте зур. Бу хакта үзебезнең сайтта да яктырттык.

       Гөлназ Фирдәвис кызы республикакүләм чараларда актив катнашкан Әҗәкүлдән Илнур Могътазировка, Мерәстән Фәнүсә Баяновага район инвалидлар оешмасы җитәкчеснең мактау кәгазен тапшырды.

Югары Яхшый авыл башлангыч инвалидлар оешмасы җитәкчесе Илдус Гыйльмуллин, Аккүз авылыннан шушы ук вазыйфаны башкаручы Назил Гарипов, Такталачыктан Шамил Таҗиев, Иске Кормаштан Фидәрия Разыеваны юбилейлары белән котлады. 

             

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев