Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#БЕЗ- БЕРГӘ!

«БлагоДарение» фонды икенче ел рәттән шахматчы һәм волонтер балаларыбызны Яңа ел белән котлады

Тиздән- Яңа ел! Ә Яңа ел бәйрәме тылсымлы да, могҗизалы да ул! Районыбызның шахмат спортын үз итеп аеруча уңышларга ирешкән балалары һәм яшь волонтерлары бүген «БлагоДарение» Хәйрия фондының Яңа ел тәбрикләүләрен кабул итте. Алдынгы укучыларыбызны «Сихәт» кафесында мул табыннан янында хөрмәтләделәр.

 "БлагоДарение" Хәйрия фонды командасы җитәкчеләре, яшь буынның сәләтен ачуда, балаларны кечкенәдән мәрхәмәтлелеккә, ярдәмчелеккә, кешеләргә булышудан тәм табарга өйрәтүдә искиткеч зур хезмәт куя.

Бәйрәм тантанасына килгән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова

фондның әлеге эшчәнлегенә югары бәя биреп фонд президенты, шахмат федерациясе рәисе Фәрит Салиховка район башлыгы Ленар Зарипов исеменнән зур рәхмәтләрен белдерде.

Яңа ел бәйрәме алдыннан спорт федерацияләре арасында бары тик шахматчыларга гына менә шундый сый-хөрмәт күрсәтеп, алдагы уңышларга мотивация тудырылуын билгеләп үтте. 

Район башкарма комитетының спорт, туризм бүлеге җитәкчесе Ленис Вәлиев, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Әнвәр Гафуров та шахмат спортын үстерүдә шәхсән Фәрит Муллагали улының ярдәмен һәрчак тоеп торуларын әйттеләр, олы йөрәкле җитәкчегә укучылар, аларның ата-аналары исеменнән рәхмәт хисләрен җиткерделәр. Остаз Илдар Имамов һәрбер шахматчының уңышлары белән таныштырды, алга таба да фондның шахматчыларга ярдәм итеп торуын теләде.  Актанышның икенче санлы мәктәбенең волонтерлар җитәкчесе исә "БлагоДарение" Хәйрия фонды җитәкчелегенә 2016 елдан башлап волонтерлык эшенең нечкәлекләрен аңлатулары, өйрәтүләре өчен рәхмәтле.

Фәрит Салихов үзе дә ярдәмчесе Рузилә Якуп кызы белән райондашларыбызга бүләкләр һәм рәхмәт хатлары тапшырдылар.

- Әгәр үзегезгә тапшырылган эшне риясыз, җиренә җиткереп, намус белән үтәп нәтиҗәләргә ирешәсез икән, сезне гомер буе бәяләрләр. Менә шуңа кечкенәдән өйрәнегез!- дип Фәрит Муллагали улы  укучыларга тормышта иң кирәкле сыйфатларны булдырырга өндәде. 

Бәйрәмне тагы да ямьләп залга Кыш бабай белән песи килеп керделәр. Яңа ел рухы тагы да артты, балаларның тагы да күңелләре күтәрелде. Алып баручыларның ягымлы тавышлары, матур җырлары белән Яңа ел киче алга таба дәвам итте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев