Чишмәбаштан Гыйздәтуллиннар волонтерлыкта гаилә белән!
Актаныш районында волонтерлыкка ирле-хатынлы кушылып киткән һәм уңышлы эшләүче гаиләләр дә бик күп. Алар арасында Чишмәбаш авылында яшәүче Рәзилә һәм Илгиз Гыйздәтуллиннар махсус хәрби операция игълан ителгәннән бирле сугышчыларга булышалар, авыл халкын да бу изге эшкә тарталар.
Иске Байсар авыл җирлегеннән Чишмәбаш авылында яшәүче Рәзилә белән Илгиз Гыйздәтуллиннар игелекле эшләр оештыруның башында торалар.
Махсус хәрби операциядәге сугышчыларга ярдәмне 2022 елдан алып барабыз, беркемнән карамыйча, үз белдегебез белән токмач кисүдән башлап җибәрдек. авыл апалары бик тиз кушылдылар, аннан йон носкилар бәйләдек. Акча җыеп медикаментлар, кием-салымнар алып килеп «Без бергә» фондына тапшырдык, егетләребезгә аерым пакет күчтәнәчләр әзерләдек. Быел 3 маскировка челтәре бәйләдек. Авыл халкы бик ярдәмчел, актив. Беркемгә дә ялынып тормыйбыз, үзебез эшлибез, үзебез Актанышка алып киләбез, – ди Рәзилә апа.
Өлкән яшьтә булсалар да, әле клубта да мәдәният хезмәте күрсәтәләр, икебез бергә булгач, бер кыенлыгы да юк, диләр Гыйздәтуллиннар.
Әйберләрне клубка җыябыз. Бөтен өмәләрне клубта оештырабыз. Солдатларга ярдәм итә алу – горурлык ул. Без олы яшьтә булгач, ут эченә бара алмыйбыз. Шуңа җиңүгә өлеш керткән кебек булабыз. Отпускага кайткач, сугышчылар килеп рәхмәт әйтәләр. Адреслы посылкалар алгач, нык рәхәт булды, диләр.
Чишмәбаш, Иске, Яңа Байсар халкына бик зур рәхмәт! Волонтерлар-эчкерсез кешеләр алар. Алга таба да сугышлар беткәнче үзебезнекеләрне ташламыйк, кулыбыздан килгәнчә ярдәм итик, – ди Илгиз абый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев