Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#БЕЗ- БЕРГӘ!

Яңа Әлем мәктәбендә МХОдәге егетләребезгә атап токмач кистеләр

21 нче октябрь көнне Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбенең ата- аналар комитеты рәисләре белән берлектә махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәм йөзеннән токмач кисү эшен башкардылар.

Бигрәк тә Алинә Миннәхмәтова, Гөлназ Нуриахметова, Тәнзилә Мөхәметдинова, Айгөл Сәетгәрәева, Земфира Гобәйдуллина, Гөлчәчәк Фарраховалар мондый игелекле эшләрдә теләп катнашуларын әйттеләр. Егетләрнең исән- сау кайтуларын теләделәр.

Шундый уңайлыклар тудырган мәктәп ата- аналар комитеты рәисе Гөлшат Равил кызына һәм авыл җирлегенең инвалидлар оешмасы җитәкчесе, волонтер Гөлчәчәк Фасиховага бик зур итеп рәхмәтләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев