Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#БЕЗ- БЕРГӘ!

Иске Байсарда «Без бергә» волонтерлары һәм авыл үзешчәннәре хәйрия концерты оештырды

11 ноябрь көнне Иске Байсар мәдәният йортында районыбызның «Без бергә» волонтерлары һәм авыл үзешчәннәре мобилизацияләнгән егетләребезгә ярдәм йөзеннән зур хәйрия концерты оештырды.

-Бу матур, игелекле чарада катнашкан барлык егетләребезгә, кызларыбызга, авылдашларга, килгән кунакларга чын күңелдән зур рәхмәт,- ди Иске Байсар мәдәният йорты директоры Фәнзилә Хәйриева.

Махсус хәрби операциядән вакытлыча ялга кайткан Иске Байсар авылы батырлары Данияр Гарипов белән Ирек Бәйрәмов та әлеге концертны тамашачылар белән бергә карады.

Соңыннан оештыручыларга, концертта катнашкан барлык райондашларга рәхмәт сүзләрен әйттеләр.

Батырларыбызның теләкләре һәммәбезнеке кебек: "Дөньяларыбыз тыныч-имин, күкләребез аяз булсын!".

Амин шулай булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев