Актаныш

Актаныш районы

16+
#БЕЗ- БЕРГӘ!

Кече Ватаннан - алгы сызыкка!

Сентябрь уртасында «Без бергә» фонды директоры Лилия Гикрамина энесе Ленар Тимергалиев белән Курск юнәлешендә Ватан алдындагы изге бурычын үтәүче якташларыбызга гуманитар ярдәм илткән иде. Барлык якташларыбыз да кече Ватаннары- Актаныштан күчтәнәчләр алдылар һәм һәр посылканы әзерләүдә үз өлешен керткән халкыбызга ихлас рәхмәтләрен җиткерделәр. Бүген исә, 10 октябрь көнне, Донецк юнәлешендәге 1232 нче полк өчен чираттагы гуманитар ярдәм партиясе Актаныш районыннан юлга чыкты. Аны вакытлыча ялга кайткан Чаллы сугышчылары махсус хәрби операция зонасына алып китәчәк.

Волонтерлар автомобильләренә күчтәнәчләр, беренчел кирәк-яраклар, шулай ук солдатлар үтенече буенча сатып алынган кирәк-яракларны тартмаларга тутырып әзерләп куйганнар. Алар арасында маскировка ятьмәләре, саклагыч одеяллар, окоп шәмнәре һәм мичләр бар.

Сугышчыларыбызның мөрәҗәгатьләре акрынлап үзгәрә бара, - дип сөйли «Без бергә» фонды директоры Лилия Гыйкрамина. - Әгәр элек алар азык-төлек һәм беренче кирәк-яраклар сорасалар, хәзер техник ярдәмгә сорау зур. Егетләрнең үтенече буенча ике машина сатып алынды: берсен Ринат Касыймовка, икенчесен Айнур Әминовка җибәрәбез. Шул рәвешле, бер «Нива «Курск юнәлешенә, ә «Шевроле-Нива" — Донецк якларына китәчәк.

 

Лилия Әхнәфовна сүзләренчә, бүген радарлар, дрон детекторлары, прицеллар һәм сугышчыларның иминлеге өчен кирәкле башка техник чараларга мохтаҗлык аеруча зур.  

Безнең волонтерларны Чаллыда Донецк юнәлешендә хезмәт итүче сугышчылар каршы ала. Чираттагы ялдан махсус хәрби операция зонасына киткәндә алар гуманитар ярдәмне безнең якташларыбызга алып китеп, адресатларына шәхсән тапшырачаклар.

Фонд волонтеры Фирдания Нуруллина барлык ярдәм тартмаларының иясенә тапшырылуы видеога төшереләчәк һәм «Без бергә»фондының Telegram-каналында күрсәтеп барылачак. 

Бүгенге гуманитар ярдәмдә мәктәп, балалар бакчаларында оештырылган хәйрия ярминкәләреннән кергән акчалар һәм кирәк-яраклар да зур өлеш алып тора. Мәсәлән, бүген Актанышның беренче санлы мәктәбе рацияләр, җылыту пушкалары, юеш салфеткалар китергән. Фирдания Нуруллина «Без бергә» концерт труппасының авыл җирлекләрендәге гастрольләрендә җыелган акчаларның да зур ярдәм булуын ассызыклады. Бүген генә Актанышның 1нче мәктәбе укучылары волонтерларга рацияләр, җылыту пушкалары, юеш тастымаллар һәм башка кирәкле әйберләр тапшырган.

Маскировка челтәрләренә дә мохтаҗлык зур. Иске Байсар авылыннан махсус хәрби операциядә катнашучы Ирек Бәйрәмов блиндажларны, КамАЗ кебек йөк автомбильләрен, танкларны капларга япмаларның бик нык булышуын хәбәр итә. 

Чишмә, Татар Суыксуы, Иске Сәфәр, Аеш авылларында маскировка сеткаларын бик актив үрәләр. Зөбәердә инде авыл халкы җәен дә туктап тормады. Куян авылында коры ашларга кулдан токмач кисәләр. Авылларыбыз бик нык ярдәм итә. Бүген махсус хәрби операция зонасына өч маскировка челтәре –  «Актаныш» хәрәкәте кызлары үргән 3 метрга 6 метрлы бер сетка, фонд ярдәме белән авыл җирлекләрендә яшәүчеләр бәйләгән 7 метрга 10 метрлы һәм 9 метрга 10 метрлы япмалар җибәрелде, – ди Фирдания ханым.

Махсус хәрби операциядә катнашучы сигез Актаныш егетенә икешәр күчтәнәч кабы әзерләнгән. Өйләреннән дә шәхси посылкалар китергәннәр. Минзәлә волонтерлары коры ашлар әзерләп биргән, күршеләребез төрле күләмдә һәм формада, рәсемнәр ясап прәннекләр пешерәләр. Һәрбер тартмага кием-салым, газ баллоннары, гигиена әйберләре, көзге салкыннарда кияргә җылы оекбашлар, перчаткалар салынган.

Хәзер Актаныштан зур йөк автомобильләре белән гуманитар йөкләр җибәрүгә караганда, күрше-тирә районнар белән берләшеп, алар аша озату күпкә отышлы, дигән фикердә волонтерлар. Чөнки көн саен кайсы булса да районнан кайнар ноктага гуманитар йөк озаталар. Бүген Чаллыдан китсә, 14 октябрьдә Балтач районыннан махсус хәрби операция барган якларга волонтерлар юлга кузгала. Кирәк икән, гуманитар ярдәмне Актаныштан Балтачка илтеп бирергә әзермен, ди Лилия Әхнәфовна. Бу юлы да ул тартмаларны шәхси машинасында Чаллыга алып барырга юлга чыкты. 

Россия волонтерларының телеграм-каналында барлык волонтерлар үзара аралашып, сөйләшеп торабыз. Моның уңайлы яклары бик күп. Әйтик, Херсон тирәсендәге егетебезгә нинди дә булса, ярдәм кирәксә, мин шундагы волонтерларга бу хакта хәбәр итәм. Һәм алар тиз арада безнең сугышчыларга булышалар. Без хәзер үзәкләштерелгән тәртиптә эшлибез,-  дип, эшчәнлекләрендәге яңалыкларны сөйләде  Лилия Әхнәф кызы.  

«Яшьлек» яшьләр үзәгендә урнашкан штабта махсус хәрби операциядәге сугышчыларга гумантар ярдәм җыю дәвам итә. Штабның 8:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр эшли. Төшке ял вакыты 11:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр. Солдатларыбызга юеш салфеткалар, чиста сулар, газ баллонннары, җылы өс киемнәре, медикаментлар күп кирәк. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев