Ленар Зарипов һәм Әлфия Когогина махсус хәрби операциядәге якташларыбызның балаларын Яңа ел белән котлады
Районыбызда бер-бер артлы Чыршы бәйрәмнәре уза.
Бүген Балалар иҗат үзәгендәге Чыршы бәйрәменең иң төп кунаклары- махсус хәрби операциядәге якташларыбызның балалары иде.
Әтиләренең сугыштан кайтуын көтеп яшәүче балаларны Яңа ел бәйрәме белән Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов белән Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина тәбрик итте.
Ленар Зарипов кызлар-малайларны, аларны бәйрәмгә алып килгән әниләрен Яңа ел белән котлады, иң изге теләкләрен җиткерде:
- 2024 ел безнең өчен Җиңү елы булсын иде. Әти-әниләрегез исән-сау Актанышыбызга әйләнеп кайтып барыбызны да сөендерсен. Без аларны сагынабыз, һәрчак искә алабыз.
Әлфия Гомәровна! Махсус хәрби операциядәге егетләребез буенча сораулар туганда сезгә мөрәҗәгать итәбез. Безгә, балаларыбызга һәрвакыт ярдәм итеп торганыгыз өчен зур рәхмәт. Күп кенә балаларның сезнең булышлык белән әтиләре, гаиләләре исән-сау, - диде Ленар Рафак улы.
Бу юлы да Әлфия Когогина буш кул белән түгел, ә күчтәнәчләр белән кайткан иде. Актаныш районында яшәүче әтиләре махсус хәрби операциядә булган 110 баланың һәрберсен дә Яңа ел күчтәнәчләре белән сөендерде ул.
- Сезне Россия Федерациясе Дәүләт Думасы коллективы исеменнән Яңа ел бәйрәме белән котлыйм. Махсус хәрби операция барган көннәрдә дә илебез үсештән туктамады. Социаль объектлар сафка басты, юллар төзелде, иң яхшы автомобильләр төзелде. Без яхшылыкның, шәфкатьлелекнең җиңзәсенә чын күңелдән ышанабыз. Яңа ел курантлары суккан мизгелләрдә илләребез тынычланыр, ирләребез, әтиләребез, улларыбыз исән-сау кайтыр дигән теләкләребез чынга ашар,- диде Әлфия Гомәр кызы.
Балалар иҗат үзәге педагоглары бәйрәмне һәр баланың күңеленә үтәрлек итеп оештырырга омтылды. Бергәләшеп бизәлгән чыршы тирәли әйлән-бәйлән әйләнделәр, уеннарда катнаштылар.
Ә Кыш бабайның залга килеп керүе сабыйларны аеруча куандырды.
Аны кыюраклар җитәкләп алды, күңелдә йөрткән теләкләрен әйттеләр.
Әлбәттә, балалар өчен иң зур хыял, иң зур өмет чаткысы уята торган хисләр- әтиләренең тизрәк җиңеп кайтуы!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев