Актаныш

Актаныш районы

16+
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР

Адай авылында махсус хәрби операциядә һәлак булган якташыбыз истәлегенә хәтер тактасы куелды

Бүген Адай авылында махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган якташыбыз Марсель Васил улы Галимовның исемен мәңгеләштереп, истәлек тактасы ачу тантанасы булды.

Тантаналы чарага районыбызның Әфганстан, Чечня хәрби хәрәкәтләрендә катнашкан ветераннар, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбыз да килгән иде.
 

Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Рафак улы Зарипов Марсельнең әти-әнисенә,  туганнарына улларын лаеклы тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт белдерде:

Безнең Ватанны саклап үз гомерләрен биргән геройларны онытырга хакыбыз юк, – дип билгеләп узды үз чыгышында Ленар Рафак улы.

Кыюлык, батырлык үрнәге булып, антларына тугрылык күрсәткән якташларыбыз райондашларыбыз күңелендә мәңге сакланыр.

Айнур Гыймадиев фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев