Актаныш

Актаныш районы

16+
Бөек Җиңүгә 80 ел!

Геройларыбыз белән чиксез горурланабыз!

Бүген Яңа Әлем авылында Чечнядагы сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан хөрмәтле ветеран Радик Рәсим улы Гыйльфанов яшәгән йортка Кадер тактасын кую тантанасы булды.

 

Радик Рәсим улы-илебезнең тыныч тормышын саклауга зур өлеш керткән батыр якташларыбызның берсе. Ул үз теләге белән кайнар нокталарга хезмәткә китә, Чечнядагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашып, батырлык һәм фидакарьлек күрсәтте. 

Истәлек тактасын кую инициаторы-Актаныш районы Чечня ветераннары җәмгыяте. Чарада авыл халкы, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, мәктәп укучылары һәм хакимият вәкилләре, шул исәптән район башлыгы урынбасары Илшат Габдулхаев катнашты. 

Радик Рәсимович барлык җыелган халыкка хөрмәт һәм ихтирам күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде. 

Мондый вакыйгалар безне берләштерә, тынычлыкның кыйммәтен һәм аны саклаучыларның батырлыгын искә төшерә. 

Геройларыбыз белән чиксез горурланабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев