Актаныш

Актаныш районы

16+
Бөек Җиңүгә 80 ел!

Йөзьяшәр Тәфкил Вәлиев: Безнең Россия беркайчан бирешмәде!

Бүген районыбызда зур бәйрәм- Бөек Ватан сугышы ветераны, 40 ел Югары Яхшый һәм Тәкмәк авыллары имам-хатыйбы вазыйфаларын башкарган Тәфкил Вәли улы Вәлиевкә 100 яшь тулды.Районыбызда Тәфкил Вәлиевне белмәгән, танымаган кеше сирәктер. Чөнки ул Бөек Җиңүнең 80 еллыгын исән -сау каршылаган дүрт ветераныбызның берсе. Бер гасырлык юбилеен Тәфкил абый үз акылында, күтәренке кәефтә, якыннары, балалары, авылдашлары кайгыртуында каршы ала.

Тәфкил Вәли улы Вәлиев 1925 елның 10 сентябрендә ун балалы Вәли һәм Хөсниямал гаиләсендә төпчек бала булып дөньяга килә.

Башлангыч белемне туган авылында, җидееллыкны Мәчти мәктәбендә ала. Байсар мәктәбенә сигезенче сыйныфка укырга керергә гариза язып кайтканда, 16 яшьлек егетне коточкыч хәбәр куып тота- илдә сугыш башланган! Авылның кулына корал тотардай бар ир-егете Бөек Ватан сугышына китә. Ә Тәфкилне бригадир итеп куялар. Бер елдан соң, 1942 елның декабреннән ул да яу кырында. Ерак Көнчыгыш фронтында өйрәнүләр узганнан соң, солдатны Көнбатышка, Калинин фронтына озаталар.

Бөек Җиңү көнен артиллерист якташыбыз Владивостокта каршылый. 1945 елның 9 августыннан япон баскакларына каршы сугышта катнаша. Туган ягына Тәфкил Вәлиев 1949 нчы елда гына кайта. Аңа кадәр Приморье краенда орудие командиры булып хезмәт итә. «Батырлык өчен», «Сугышчан   хезмәтләре өчен» һәм юбилей медальләре белән бүләкләнә.

Кадерле һәм хөрмәтле ветераныбызны олуг юбилее белән котларга Югары Яхшый авылына Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов килде. 

100 яшьлек юбилееңны котларга киләм дигән идем, менә бит бәйрәмеңдә күрештек. Сиңа Россия президенты В. В. Путин, Татарстан җитәкчелеге, Рөстәм Миңнеханов үзенең котлауларын юллады. Бусы үземнең котлау хатым. Киләчәктә дә исәнлек-саулык, сәламәтлектә яшә. Районыбызның бизәге, яме булып, матур итеп яшәгәнең өчен, Җиңү алып килгәнең өчен зур рәхмәт! Алдагы юбилейларыңны да күрергә язсын! 

Тәфкил абыйны менә шулай яхшы тәрбияләгән, караган балаларына, якыннарына да зур рәхмәт!- диде Ленар Рафакович һәм дәүләтебез җитәкчелеге җибәргән котлау хатларын, күчтәнәч, бүләкләрне, чәчәк гөлләмәсен тапшырды. Берочтан Ленар Зарипов гомер буе районыбызның җаваплы тармагы- авыл хуҗалыгында эшләгән, хуҗалык рәисе вазыйфасын башкарган ил агасына районыбыздагы урып-җыю барышы турында сөйләде. 

Актаныш районы имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин Тәфкил Вәли улының озак еллар халкыбызга ислам динен таратудагы зур хезмәте өчен Татарстан Диния нәзарәтенең 30 еллыгы медале белән бүләкләнүен әйтте. Шулай ук мөфтиебез Камил Сәмигуллинның котлауларын ирештереп, бик матур тәбрикләү сүзләрен җиткерде. 

Тәфкил абый, сез әле дә җирлекнең имам-хатыйбы, алга таба да Аллаһы Тәгалә сезне  саулык-сәламәтлек белән бүләкләсен,- дип Руслан хәзрәт юбилярга, туган җиребезгә изге теләкләр теләп дога кылды. 

 

 Актаныш районының почетлы гражданы, Бөек Җиңүнең 80 еллыгын исән-сау каршылаган йөзьяшәр Тәфкил Вәлиевне котларга баргач, сөйләшеп әңгәмә кордык, Бөек Ватан сугышында күргәннәрен искә алдык, озак яшәү серен ачарга тырыштык.

 Аллаһның рәхмәте белән шушы яшькә җитә алдым, 100 яшь – бик күп бит инде ул. Сугышка кадәр, аннан кайткач, гомер буе хуҗалыкта эшләдем. Сугыштан кайту белән бригадир иттеләр, бер елдан рәис итеп сайладылар. Бу чорда орлыкка симәнә, малларга салам, кешегә ашарга юк. Бер телем ипи күрмәгән вакытлар булды. Аны сез күз алдына да китерә алмыйсыз. Безнең буын кешесенә бик нык авырлыклар күрергә туры килде. Яңарак кына Япон сугышы тәмамлану уңаеннан Путинның котлавын алдым. Хәзер тормышлар бик яхшы, ашарга, эчәргә, кияргә, торырга урын бар. Барысыннан да канәгатьмен,- ди Тәфкил ага.  

 

«Сугыш мине ныгытты»

Тәфкил Ерак Көнчыгышта Приморье өлкәсенең Шамановский бистәсендәге гарнизонда хәрби курслар уза. Шуннан солдатларны Көнбатыш фронтка озаталар. Калинин шәһәре тирәсендә барган сугышларда авылдан ук бергә киткән Яхшый егетләренең икесе һәлак була. Тәфкил Украинага кадәр барып җитә. Соңыннан ул сугыша торган 62нче Гвардия артиллерия полкы Көнчыгышка таба кузгала.

Илне япон баскакларыннан саклауда да катнаша ул, көчле бәрелешләрдә сынатмый Актаныш егете. Сугыш вакытында елга кичкәндә Тәфкилнең каз оясы үрә белүенең дә файдасы тия. Рота авыл егете ясаган каз ояларын палатка белән тышлап, елга кичә. Беренче бүләге — «Батырлык өчен» медален шушы бәрелештән соң тапшыралар. «Сугышчан казанышлар өчен» медале япон самурае белән күзгә-күз очрашып, каушап калмыйча, үзен дә, иптәшләрен дә саклап калган өчен бирелә. Һөҗүм вакытында Тәфкил абый яралана, тугыз ай госпитальдә дәвалана.

Сугыш тәмамлангач та Тәфкил абый хәрби хезмәтен дәвам итә, 1951 елда гына туган ягына кайта. Кайту белән бригадирлыкны тапшыралар. Ике ай да үтми, райкомга чакырып алалар, җитәкчеләр сугыштагы батырлыклары турында инде хәбәрдар була. Тәфкил Вәли улын хуҗалык рәисе итеп билгелиләр. Озак еллар туган колхозын җитәкли, агроном, прораб булып эшли. Озак еллар җирле ветераннар оешмасын җитәкли. 

Ил алдындагы хезмәтем 81 елга тула, — ди бүген ветеран. — Ир-егет, кайсы вакытта гына тумасын, аңа армия хезмәте кирәк. Армиядә булу дисциплинага өйрәтә, чыныктыра. Сугыштан, никадәр генә авыр булмасын, ныгып кайттым, – ди Бөек Ватан сугышы ветераны.

Бер гасырлык гомер юлы гел тигез юлдан тәгәрәмәгән. Авырлыклар, сикәлтәләр, җилле-давыллы көннәрне сабырлык һәм хезмәт сөю белән җиңә алган ил агасы. Авылда, кеше арасында дәрәҗәле, хөрмәтлегә әйләнүендә хатыны Разыяның ярдәмен дә әйтеп китү кирәк. Бу хакта Тәфкил бабайның олы кызы, Башкортостанның Бакалы шәһәрендә яшәүче Рәмилә апа сөйләде.

Әнием Разыя- авылның иң булдыклы кызларының берсе, тракторчы булып эшләгән ул. Ирләрчә нык фикерле, көчле, шул ук вакытта чая, чибәр Разыя белән әткәем 1950 елда бик яратышып өйләнешәләр. Туйны бик шәп итеп, гөрләтеп авыл клубын генератор белән яктыртып ясыйлар. Ул чакларда электр кермәгән бит әле. 62 ел бергә бик тату, килешеп яшәделәр. Безне гаделлеккә, дөреслеккә өйрәттеләр. 

Рәмилә апа тагын бер очрак турында сөйләп безне гаҗәпкә калдырды. Кыз мәктәпне тәмамлап, Казанга укырга китәргә ниятләп йөри. Нәкъ шушы чорда Рафис абыйларына армиягә барырга чакыру килә. Гаилә белән озату кичәсенә әзерләнәләр, юклык чоры бит, бурычка керә-керә, бик зурлап бәйрәм оештыралар. Рафис абыйсыннан соң Разыя да юлга чыкмакчы. Әмма Казанга барырлык акча табылмый. Шулай итеп Разыя авылда кала, укытучылар җитмәгәнлектән, аны Югары Богады авылына эшкә чакыралар. Бер елдан кыз барыбер үзенкен итә, Казанда фармацевтлыкка укырга керә, Пермьдә читтән торып югары белем ала. Актанышта эксперименталь район үзәген төзүдә катнаша, даруханәгә мөдир итеп билгеләнгәч, фундаменты гына салынган аптеканы төзетә. 

Кешегә беркайчан күтәрелеп бәрелмәс, сабыр, эшчән Тәфкил бабайны авылдашлары элек-электән бик хөрмәт итә. Ул үзе дә аларның ышанычын аяк астына салып таптамый. Шушы яшенә кадәр имам-хатыйб азыйфаларын башкаруына һәркем соклана. Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин да, Актаныш районы имам-мөхтәсибе Руслан Мортазин да 100 яшьлек юбилее уңаеннан Тәфкил хәзрәт Вәлиевкә котлауларын юллап, рәхмәтләрен әйттеләр. Ә бит дин юлына да аны авылдашлары кертеп җибәргән, зиратта замандашын җирләгәндә имам-хатыйб итеп сайлап куялар.

Мин кечкенә чакта динне бик кыстылар, шуңа ул яклап белемем юк иде. Тәкмәк авылында Шәрхегали исемле замандашымны соңгы юлга мөселман дине буенча озатырга теләп, туганнары, балалары мулла эзләгәннәр, тирә-як авылларга да барганнар. Әмма таба алмаганнар. Шунда, авыл халкы, Тәфкил, синнән башка бу эшкә алынырлык кешебез юк, дип, мине зиратта имам-хатыйб итеп сайлап куйдылар. Инде бу эш шуның белән бетәр, дип уйлаган идем, алай булып чыкмады, икенче көнне исем кушарга, аннан никах укырга алып киттеләр. Догаларны кая барсам да кәгазьгә язып үзем белән идем, гел шуннан карап укып, ятлап йөрдем. Озын сурәләрне-  «Табәрәк», «Ясин» сурәләрен хәзер дә яттан укыйм. 

Коръән уку мәҗлесләренә баргач, кеше алдында китап тотып утыру әйбәт түгел, имам-хатыйб икәнсең, син догаларны яттан белергә тиеш, - ди Тәфкил бабабыз.

Хатыны Разыя картының бу ниятен хуплап ала, ярдәм итә, кеше алдында югалып калмасын өчен, догаларны өйдә дә сөйләтеп карый, гарәп авазларын дөрес итеп әйтергә өйрәтә. Шулай итеп 40 ел буена Югары Яхшый авыл җирлегендәге авылларда- Югары Яхшыйда, Түбән Яхшыйда, Тәкмәктә, Табанлыкүлдә имамлык вазыйфаларын башкара

 Әле Мәүлид бәйрәменә чакырдылар, мине бик сагынганнар. Коръән укыттылар, догалар кылып кайттым. Хәзер олыгайдым инде, би андый чараларга йөри алмыйм,- ди йөзьяшәребез. 

Бүген Тәфкил бабайның даими караучысы бар, Табанлыкүлдән Зөһрә Хәбибуллина менә бер ел инде бабайны өендә тәрбияли, кирәксә, хастаханәләргә алып бара, вакытында даруын эчертә, мунча кертә, дөньясын карый, чистарта, җыештыра. Аңа бабай акчасын жәлләми, ярты пенсиямне биреп барам, килешеп яшибез, диләр.

Ә Ландыш Камалетдинова Вәлиевләр белән 20 елга якын таныш, социаль хезәткәр булып эшли башлаганда аңа Тәфкил бабай белән Разыя апаны карарга бирәләр.

 Тәфкил бабайларга атнага 5 көн рәттән килеп эшләрен эшләп китәм. Иң элек кибеткә кереп, кирәк әйберләрне алам. Өйгә кайткач, бабай белән сатып алган ризык, көндәлек кирәк-яракларны карап, барлап чыгабыз. Кан басымын үлчим. Хәл -әхвәлләр белешеп, авыл яңалыкларын сөйләшәбез. Көнкүреш эшләрен эшлим.

Тәфкил бабай үз-үзен жәлләми, һәрвакыт нәрсә дә булса эшләргә тырыша. Бакчага чыга, бәрәңге утырта, йөз яшьлек димәссең, гел хәрәкәттә ул. Өйдән тышка чыга, саф һавада хәрәкәтләнә, сливалар җыя, алмалар алып керә. Ул бик сабыр, беркайчан кешегә авыр сүз әйтмәс, әйтәсе килгәндә дә туктап кала белә, – дип Ландыш ханым озак яшәү серләрен үзе дә сизмәстән ачты салды. 

Тәфкил бабай илдәге вакыйгалар белән таныш, телевизордан яңалыкларны карап, күзәтеп бара. Туып-үскән җиреннән, суыннан көч-куәт алып матур итеп яши:

Балалар үзләре янына яшәргә чакырсалар да, авылымны, йортымны калдырып китәсем килмәде.

Тормышлар бозылмасын, күңелсез хәлләр булмасын, сугышлар тизрәк бетсен. Безнең Россия беркайчан бирешмәде, Бөек Ватан сугышында да җиңеп чыктык. Бусында да җиңәрбез!- диде ул әңгәмәбезне тәмамлап.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев