Актаныш

Актаныш районы

16+
Бөек Җиңүгә 80 ел!

«Туган як» музеенда махсус хәрби операция батырларына багышланган экспозиция ачылды

Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршылаган көннәр безнең күңелләребездә патриотик хисләр дулкынын аеруча нык кузгата. 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңү яулаган ата-бабаларыбызның батырлыгын аларның онык-оныкчыклары кабатлый, янәдән баш күтәргән неонацизмга каршы фидакарьләрчә көрәшә. Батырларны онытырга беркемнең дә хакы юк. «Туган як» музее коллективы әлеге уңайдан бик изге эшне башлап җибәрде. Бүген музейның «Сугышчан дан» бүлегендә махсус хәрби операция батырларына багышланган экспозиция ачылды.

Махсус хәрби операция  батырларына багышланган экспозиция ачу тантаналы шартларда узды. Музейда үткәрелгән чарага батырларыбызның әти-әниләре, балалары, туганнары килгән иде.

«Сез безнең күңелләрдә мәңге яшәрсез» стендына Актаныш районында туып-үскән 63 сугышчының фоторәсемнәре куелган. Кызганыч, аларның барысы да бүген безгә рәсемнәр аша гына багалар. Әмма аларның берсе дә онытылмаячак. Бу хакта Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов та ассызыклады.

Әлеге истәлекле көндә батыр уллар үстергән ата-аналарга, экспозицияне әзерләгән музей хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде, Бөек Җиңү бәйрәме белән котлады. 

Волонтер Гөлинә Иделбаева экспозицияне тагы да тулыландырып, үзендә сакланган фото, видеоматериалларны музейга тапшырачагын әйтте. 

Музей директоры Лилия Хәмидуллина алда да махсус хәрби операция тарихына багышланган эшчәнлекнең тукталмаячагын җиткерде, киләчәктә альбомнар да ясау күздә тотыла.

Рушан Таҗетдиновның әтисе Рәшит абый барлык кунаклар кебек үк батыр улларының исемен мәңгеләштерүчеләргә рәхмәтле.

Ата кеше улын сагынган саен технология техникумындагы «Батырлар аллеясы»на бары торган була, улы белән сөйләшә, серләшә. Шушы уйлануларын кәгазь битләренә дә төшергән, үзәкләрне үзәрлек эссесын ул кичәдә дә укыды. 

Тантаналы ачылыштан соң тамашачылар экспозиция экспонатлары белән якыннанрак таныштылар.

Сугышчыларның хәрби киемнәре, элемтә чаралары, көнкүреш кирәк-яраклары, сәгатьләр, шәмнәр, хәрби билгеләр һәм башка экспонатлар һәркемдә зур кызыксыну тудырды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев