Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Пучы мәктәбендә юл фаҗигаләрендә һәлак булган авылдашларны искә алдылар

Ноябрьнең өченче якшәмбесе-календарьдагы гади дата гына түгел, ә юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне. Бу көнне Пучы мәктәбендә узган искә алу чарасы катнашучыларның күңелләренә тирән тәэсир ясады.

ÒЧара укучыларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген күрсәтүче видеороликтан башланды. Актаныш районы буенча дәүләт бюджет Юл хәрәкәте иминлеге учреждениесе җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова юл һәлакәтләре турындагы 10 айлык статистика белән таныштырды һәм очрашуны юлда игътибарлы булырга өндәүче шигырь юллары белән ачып җибәрде.

Пучы авылының дин әһеле Мирзанур хәзрәт теманы дәвам итеп, тормышка, кеше гомеренә карата сакчыл мөнәсәбәт кирәклеге турында аңлатты.  ДАИ инспекторы Инсаф Минһаҗев укучыларны юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә өндәде.

ЮИД отряды укучыларының чыгышларына аерым игътибарга лаек, алар үзләренең белемнәре һәм тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, Бу барлык катнашучылар өчен дә файдалы дәрес булды. 

Чарага язмышлары юллардагы фаҗигаләргә бәйле булган гаиләләр дә чакырылган иде. Залдагылар автокатастрофада һәлак булган авылдашлары Нәркис Фәтхетдиновны һәм Дилара Әхмәдишинаны искә алдылар. Моннан 7 ел элек ире үлгәннән соң ике баласы белән ялгыз калган Регина Фәтхетдинованың чыгышы аеруча дулкынландырды. Аның аз гына саксызлык та зур югалтуга китерергә мөмкин дигән сүзләре тормышның кыйммәте һәм юлда саклыкның әһәмияте турында уйланырга мәҗбүр итте.

Һәлак булганнарны искә алу һәрберебезгә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең тормышын сакларга этәргеч булырга тиеш.

https://vk.com/wall-31077111_64801

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев