2025 елдан Россиядә пенсияләр яңа кагыйдәләр буенча индексацияләнәчәк
2025 елдан Россиядә пенсияләр яңа кагыйдәләр буенча елына ике тапкыр индексацияләнә башлаячак.
Елына бер түгел, ә ике тапкыр. Бу хакта Россия Сәүдә-сәнәгать палатасының "Кеше ресурслары белән идарә итү" база кафедрасы доценты Людмила Иванова-Швец искәртте.
Түләүләрне арттыруга картлык буенча, туендыручысын югалту һәм инвалидлык буенча пенсия алучылар исәп тота ала. Индексациянең беренче этабы соңгы еллардагы кебек 1 гыйнварда түгел, ә 1 февральдә узачак.
"Аның күләме үткән елдагы инфляция дәрәҗәсенә бәйле, ул 4,5 процент тәшкил итәчәк", – дип ачыклык керткән Иванова-Швец. Икенче индексация 2025 елның 1 апреленә планлаштырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев