Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Балигъ булмаганнар эшләре буенча җиде вазыйфаи зат штрафка тартылган

Татарстанның Чүпрәле районында балигъ булмаган балалар эшләре буенча җиде вазыйфаи зат штрафка тартылган.

Татарстанның Чүпрәле районы прокуратурасы район профилактикасы системасы субъектларының балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау системасы нигезләре турындагы законнарның үтәлешен тикшергән. Тикшерү нәтиҗәсендә җиде вазыйфаи затка карата штраф турында карар чыгарыла. 

 КДН карарын үтәмәгән өчен опека һәм попечительлек секторы, мәгариф бүлеге, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге, мәдәният бүлеге, балалар һәм яшүсмерләр өчен «Җылы йорт» социаль приюты, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге һәм үзәк район хастаханәсе административ җаваплылыкка тартылган. 

Административ хокук бозулар турында эшләр кузгату турында карарлар буенча азыйфаи затларга штрафлар билгеләнгән. Карарлар законлы көченә керде, дип хәбәр итә Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев