Актаныш

Актаныш районы

16+
Кеше һәм закон

Мошенниклар нинди хәйләләр куллана?

Татарстан Күп функцияле үзәге дәүләт бюджет учреждениесе баш директоры урынбасары Руслан Нигъмәтуллин «Татаринформ» мәгълүмат агентлыгына Күп функцияле үзәк хезмәткәрләре исеменнән мошенниклар куллана торган схемалар, алардан үзеңне һәм якыннарыңны саклау ысуллары һәм аферистлар тозагына эләккән очракта нишләргә кирәклеге турында сөйләде.

Мошенниклар нинди хәйләләр куллана?

– Кешеләр турында шәхси мәгълүматны белү өчен, мошенниклар куллана торган ысуллар күбәя. Аферистлар Күп функцияле үзәк хезмәткәрләре исеменнән дә алдый. Алар моның өчен нинди схемалар куллана?

– Төрле сәбәпләр уйлап табалар. Мәсәлән, кешегә кирәк булмаган документларын Күп функцияле үзәк архивына җибәрүләрен әйтәләр, документларын алырга кушалар. Яисә пенсияне яңадан исәпләү турында хәбәр итәләр. Моның өчен Күп функцияле үзәккә килергә кирәк, диләр. Шулай ук хат һәм хәтта посылка алырга да чакыралар. Барлык очракларда да код сорыйлар.

– Код белән нәрсә эшлиләр?

– Аны шәхси кабинетларга керү өчен кулланалар. Бу  – банк кушымтасындагы профиль, «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы аккаунт һ.б. булырга мөмкин. «Дәүләт хезмәтләре»ндә кешенең паспорт, СНИЛС кебек документлары саклана. Мошенниклар моның ярдәмендә кеше исеменнән компанияләр теркәргә, гаризалар тапшырырга, күчемсез милек белән эш итәргә, кредитлар алырга мөмкин. Аферистлар кешеләрнең нәрсәнедер белеп бетермәвеннән файдалана. Мәсәлән, Күп функцияле үзәктә архив юк, димәк, сезне анда чакыра алмыйлар. Күп функцияле үзәк заказлы хатлар кабул итми һәм таратмый, шулай ук посылкалар бирми. Үзәк белгече конкрет гражданинның пенсиясен яңадан исәпләү һәм аңа түләүләр билгеләү турында белә алмый. Күп функцияле үзәк түләүләрне яңадан исәпләми  – моның белән Россия Социаль фонды шөгыльләнә. Күп функцияле үзәк хезмәткәрләре беркайчан да код, пароль сорау яки шәхси мәгълүматларны белү өчен шалтыратмый. Оешма нинди дә булса мәгълүмат турында хәбәр итү өчен генә элемтәгә керә ала. Мәсәлән: документлар әзер булу турында; техник сәбәпләр аркасында кабул итү башка вакытка күчерелү хакында; тапшырган гаризага төзәтмәләр кертергә кирәк булу турында.

Аферистлар корбаны булмас өчен нишләргә?

Мошенниклардан саклану өчен түбәндәге гомуми кагыйдәләрне истә тотарга кирәк: беркайчан да, беркемгә дә шәхси һәм финанс мәгълүматларыгызны, шул исәптән банк картасы мәгълүматларын, СМС яки пуш-хәбәр аша килгән кодларны хәбәр итмәгез; җайланмаларыгызга вируска каршы программалар урнаштырыгыз һәм саклану чараларын даими рәвештә яңартып торыгыз; таныш булмаган затлар кушуы буенча счетыгызда нинди дә булса гамәлләр башкармагыз; электрон хатлар һәм СМС-хәбәрләр белән сак булыгыз: шикле сылтамаларга басмагыз, билгесез файллар яки программалар урнаштырмагыз; интернетта сатып алганда куллану өчен аерым банк картасы булдырыгыз. Аферистлар алдаган очракта, полициягә мөрәҗәгать итегез. Мошенникларның гамәлләре нәтиҗәсендә «Дәүләт хезмәтләре»ндәге аккаунтыгызны япсалар, Күп функцияле үзәктә аның эшчәнлеген торгызырга ярдәм итәчәкләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев