Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Районда кадрлар хезмәте һәм хезмәткәрләрнең хезмәт тәртибенә куелган таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу ничек башкарыла?

2022 ел тәмамланырга санаулы гына көннәр калып бара. Һәр эшчәнлек буенча йомгак ясау чорына килеп җиттек.

                  Актаныш районы хакимиятендә коррупциягә каршы тору эшен координацияләү комиссиясенең чираттагы утырышында да еллык нәтиҗәләр буенча сөйләшү узды.  Кадрлар хезмәте һәм хезмәткәрләрнең хезмәт тәртибенә куелган таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча комиссия эше турында  район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләре буенча ярдәмчесе Люция Корбанова таныштырды. Игътибарыгызга әлеге чыгышны тәкъдим итәбез.

            Коррупцияне профилактикалауда муниципаль хезмәткәрләрнең хезмәт тәртибенә куелган таләпләрне үтәү һәм Актаныш  муниципаль районы мәнфәгатьләре конфликтын җайга салу комиссиясе эшчәнлеге зур роль уйный. Районда муниципаль хезмәткәрләрнең хезмәт тәртибенә куелган таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча комиссия эшли. 
 

              Комиссия  районның барлык муниципаль хезмәткәрләренә һәм муниципаль вазыйфаларны биләүче затларга карата булган мәсьәләләрне карарга вәкаләтле.
 

               Актаныш муниципаль районы Башлыгының 2022 елнын 10 октябрендэ 24 санлы «Актаныш муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә куелган таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча комиссия составын раслау турында»гы карары белән 9 кешедән торган комиссия составы расланды. Комиссия -  комиссия рәисе, комиссия рәисе урынбасары, секретарь һәм комиссия әгъзаларыннан тора. Карарлар кабул иткәндә комиссиянең барлык әгъзалары тигез хокукларга ия. Комиссия рәисе булмаганда, аның вазыйфасын  комиссия рәисе урынбасары башкара.

              Комиссия составында җәмәгатьчелек вәкилләре дә бар. АКтаныш муниципаль районы Советынын кадрлар бүлеге комиссиянең җаваплы сәркатибе итеп билгеләнде.


             Коррупция барлыкка килү һәм коррупцион хокук бозулар кылу шартларын кыскарту максатыннан комиссия  муниципаль районның коррупциягә каршы программасы үтәлешен координацияли, коррупциягә каршы торуга кагылышлы норматив хокукый актлар проектларын эшләүдә катнаша, белешмә материаллар һәм утырышларга чыгышлар әзерли. Республика структураларыннан алынган методик һәм мәгълүмати материаллар муниципаль район җирле үзидарә органнарының структур бүлекчәләренә вакытында җиткерә.

Реклама

               Муниципаль хезмәткәрләрнең хезмәт тәртибенә куелган таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу комиссиясе муниципаль хезмәткәрләргә һәм муниципаль вазыйфаларны биләүче затларга карата мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу таләпләрен һәм таләпләрнең үтәлүенә бәйле мәсьәләләрне карый. 


         2022нче елнын 11 ай эчендә Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районында муниципаль хезмәткәрләрнең хезмәт тәртибенә куелган таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча комиссиянең 7 утырышы уздырылды, анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:


 - комиссиянең 2022 елга эш планын раслау турында; 
- элеккеге муниципаль хезмәткәрләр белән хезмәт килешүе төзү турында 9 хәбәрнамә карау; 
- башка түләүле эш турында 2 хәбәрнамәне карау;
- прокуратура тикшерүе нәтиҗәсе буенча тәкъдимнәрне карау. 


          Шулай ук коррупцион һәм башка хокук бозуларны профилактикалау буенча җаваплы затлар  тарафыннан муниципаль хезмәткәрләргә һәм муниципаль вазыйфаларны биләүче затларга, дәүләт һәм муниципаль хезмәт турындагы законнар таләпләрен, бигрэк тә хезмәткәрләрнең, хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәтләре һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр бирү өлешендә таләпләрне җиткерү буенча эш алып барыла. 
          
           Муниципаль хезмәткәрләргә һәм муниципаль вазыйфаларны биләүче затларга хокукый белем бирү, хезмәт тәртибенең гомуми принциплары, шулай ук коррупциягә каршы тору турындагы законнар нигезләмәләренә, шул исәптән коммерцияле сатып алу, ришвәт алу һәм бирү, ришвәт алу һәм бирү өчен җәза билгеләү, штрафлар рәвешендә ришвәт алуда арадашчылык, ышаныч югалу сәбәпле эштән азат итү турында, коррупциягә каршы тору турындагы законнар нигезендә күрсәтелгән затлар тарафыннан тапшырыла торган белешмәләрне тикшерү тәртибе, керемнәр, милек һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында дөрес мәгълүмат бирү турында анлату эшләре алып барыла.


                 Хисап чорында муниципаль хезмәткәрләрдән коррупцион хокук бозулар кылуга фактлары турында хәбәрнамәләр килмәде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев