Куркынычсыз товар — һәр сатып алучының законлы хокукы
Сатып алучылар хокукларын яклау мәсьәләләре һәрвакыт актуаль. Кайчакта кулланучы сатып алган товар аның сәламәтлегенә зыян китерергә мөмкин. Шундый очракларның берсе — чәч буявын кулланганнан соң баш тиресе химик пешү алган кыз белән булган вакыйга. Әлеге хәлгә аңлатма бирүен сорап, без Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге әйдәп баручы белгеч-эксперты Лилия Камаловага мөрәҗәгать иттек.
— Лилия ханым, мондый очракта сатып алучы нинди хокукларга ия?
— «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы закон нигезендә, теләсә кайсы товар куллану, саклау, ташу һәм утильләштерү кулланучы өчен тулысынча куркынычсыз булырга тиеш. Ягъни продукция кешенең сәламәтлегенә, әйләнә-тирә мохитка һәм милеккә зыян китерергә тиеш түгел. Бу таләпләр дәүләт тарафыннан билгеләнә һәм барлык җитештерүчеләр өчен мәҗбүри.
— Әгәр товар инструкция буенча кулланылган булып та зыян китерсә?
— Бу очракта җитештерүче үз продукциясенең куркынычсызлыгы өчен җавап тота. Ул товарны куллану дәверендә аның иминлеген гарантияләргә тиеш. Әгәр продукция сатып алучының сәламәтлегенә зыян китергән икән, җитештерүче килгән зыянны тулысынча капларга бурычлы.
— Сатучының җаваплылыгы нинди?
— Закон буенча, куркынычсызлыгы расланмаган товарларны сату тыела. Сатучы кулланучыларның сәламәтлегенә яки милкенә зыян китерергә мөмкин булган продукцияне тәкъдим итәргә тиеш түгел. Әгәр мондый факт ачыкланса, тиешле чаралар күрелә.
— Мондый очракта сатып алучы нәрсә эшләргә тиеш?
— Беренче чиратта, медицина учреждениесеннән алынган белешмәләрне сакларга кирәк. Аннан соң сатучыга яки җитештерүчегә дәгъва белдерергә була. Әгәр тикшерү нәтиҗәсендә товарның сыйфатсыз яки куркыныч булуы расланса, җитештерүче продукцияне сатудан алырга, җитешсезлекләрне бетерергә һәм сатып алучыларга килгән зыянны, шул исәптән дәвалану чыгымнарын, тулысынча капларга тиеш була.
— Мондый очраклар кабатланмасын өчен нинди чаралар күрелә?
— Әгәр товарны инструкция буенча куллану да куркыныч тудыра икән, җитештерүче кичекмәстән аны сатуны туктатырга тиеш. Шулай ук продукцияне кире чакыртып алу һәм сәбәпләрен бетерү чаралары күрелә. Бу — кулланучылар иминлеген тәэмин итүнең мөһим өлеше.
— Аңлатмаларыгыз өчен рәхмәт.
Тулырак мәгълүмат белән Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең рәсми битендә танышырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев