Актаныш

Актаныш районы

16+
Грамоталы кулланучы

«Нур Баян» хуҗалыгында агулауда катнашучыларның куркынычсызлыгы 100 процентка тәэмин ителгән

Язгы кыр эшләре башланып киткән чорда, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең сәламәтлеген саклау һәм агулы химикатлар белән эшләү кагыйдәләрен үтәү иң мөһим мәсьәләләрнең берсе.

«Нур Баян» хуҗалыгында узган семинар-киңәшмәдә "Роспотребнадзор«ның Яр Чаллы шәһәре баш дәүләт санитар табибының Актаныш районындагы урынбасары Луиза Хафизова орлык агулауда катнашучыларның сәламәтлеген саклау буенча киңәшләрен җиткерде.

Медицина күзәтүе — төп таләп
Агулы химикатлар белән эшләүче һәр хезмәткәр медицина күзәтүе үтәргә тиеш. Эшкә медицина күзәтүе нәтиҗәсендә «эшкә яраклы» дигән нәтиҗә (заключение) алган кешеләр генә кертелә. Эш вакытында авыру сәбәпле яки башка сәбәпләр белән эшче алышынган очракта, яңа кеше дә шулай ук медицина тикшерүен үткән булырга тиеш.

Шәхси саклану чаралары һәм гигиена
Хуҗалыкларда агулы химикатларны саклау һәм орлыкларны зарарсызландыру процессында эшчеләрнең шәхси саклану чаралары белән тулысынча тәэмин ителүе шарт. Аларга хуҗалык резин итекләр, махсус комбинезоннар, респираторлар (борынчыклар), перчаткалар һәм күзлекләр бирергә, бу киемнәрне үз вакытында алыштырылырга тиеш.

Эшчеләр махсус киемнәрне эш урынында гына кияргә, ә эш беткәч, аларны шунда калдырып, өйләренә үз киемнәрендә генә кайтырга тиешләр. Бу гаилә әгъзаларының агулану куркынычын булдырмау өчен эшләнә.

Әйләнә-тирә мохитны саклау
Химикатлар белән эшләгәндә тиешле технологияләрне үтәү һәм рөхсәт ителгән препаратларны гына куллану таләп ителә. Бу туфракка, эчә торган суга һәм әйләнә-тирә мохитка зыян китермәү өчен кирәк. Барлык эшләр тиешле документация нигезендә алып барыла.

Профилактика һәм консультацияләр
Луиза Мәхиян кызы әйтүенә караганда, хәзерге вакытта планлы тикшерүләр урынына профилактик визитлар өстенлек итә. Агулану куркынычы түбән булган хуҗалыкларда мондый визитлар 3-4 елга бер уздырыла. Хуҗалык җитәкчеләре үзләре дә "Роспотребнадзор«га консультация сорап мөрәҗәгать итә ала, белгечләр заявка нигезендә урынга чыгып аңлату эшләре алып барырга әзер.

«Нур Баян» хуҗалыгы үрнәге
«Нур Баян» хуҗалыгында агулауда катнашучыларның куркынычсызлыгы 100 процентка тәэмин ителгән. Агулы химикатлар белән эшләүчеләрнең барысы да медицина тикшерүен үткән. Бу юнәлештә эшне тиешенчә оештыру өчен җаваплылык агрономнарга йөкләнгән.

Белгечләр җитәкчеләрне игътибарлы булырга, эшчеләрне махсус туклану урыннары белән тәэмин итәргә һәм кыр эшләрен югалтуларсыз, сәламәт булып башкарып чыгарга чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев