Татарстанга антициклон якынлаша - кырау төшү ихтималы зур
Киләсе атна башында, 23 һәм 24 сентябрьдә республика территориясе антициклон йогынтында булачак.
ТР Гидрометоүзәге фаразлавынча, иртәгә, 21 сентябрьдә, аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән бераз яңгыр явуы ихтимал. Җил төньяк-көнбатыштан исә, тизлеге көндез секундына 12 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Минималь температура төнлә +7 градусны тәшкил итә. Ә көндез максималь +15..+20 градус булачак.
22 сентябрьдә иртән һәм төнлә урыны белән бераз яңгыр явачак, ә көндез явым-төшем көтелми. Җил көнбатыштан һәм төньяк-көнбатыштан секундына 7-12 метр, урыны белән 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы +5 градусны тәшкил итә, ә көндез - +11- +16 градус булыр дип фаразлый белгечләр.
Киләсе атна башында, 23 һәм 24 сентябрьдә республика территориясе антициклон йогынтында булачак. Элеккечә үк салкын һава торышы саклана, көндез температура +11- + 16 градустан югары күтәрелмәячәк. Төнлә температура 0 дән +5 градуска кадәр, ә 24 сентябрьдә кайбер районнарда 0- -3 градус булу ихтималы зур.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев