Актаныш районыннан Елена Арсланова «Фронтка ярдәм өчен» медале белән бүләкләнде
Бүген Татарстан Республикасы Диния нәзарәтенең Ватанны саклаучылар елын йомгаклау тантанасында мөселман кардәшебез Елена Арсланова «Фронтка ярдәм өчен» медале белән бүләкләнде. Бәйрәм Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркында узды.
Әлеге зур чарада Актаныш районы имам-мөхтәсибе Руслан Мортазин, Чуракайдан Назыйм Шәехов, Актаныштан
Елена Арсланова, махсус хәрби операция ветераны Илсур Зәкиев катнашты.
Елена Шәймәрдән кызы «Фронтка ярдәм өчен" медале белән бүләкләнде.
Елена «Ихлас гамәл» хәйрия кибете аша мохтаҗларга ярдәм күрсәтте. Соңгы вакытта Балалар иҗат үзәгендә махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәртөрле ярдәм җибәрүне оештыра. Биредә Гөлназ Гарифуллина белән берлектә маскировка челтәрләре үрү дә уңышлы бара. Әлеге изге гамәлгә районыбызның актив ветераннары, «Сәламәтлек» клубына йөрүче өлкәннәр, инвалидлар да актив кушылды.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга төрлечә булышып яшәүче Актаныш районындагы мөселман кардәшләребезне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең Рәхмәт хаты белән бүләкләде. Әлеге истәлекле хатта мондый рәхмәт сүзләре язылган:
Махсус хәрби операциядә хезмәт итүче дин кардәшләребезгә ярдәм итүдә Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәтенә хезмәттәшлек күрсәтүегез өчен Сезгә олы рәхмәтемне белдерәм.
Ватаныбыз саклаучыларына ышанычлы терәк булып һәм һәрдаим гуманитар йкләр озатып, Сез аларның рухи ныклыгын көчәйтәсез һәм тиздән Җиңү килүенә ышанычны арттырасыз.
Раббыбыз Ватаныбыз хакына куйган тырышлыкларыгызны кабул итсен, алар өчен ике дөньяда әҗер -саваплар белән бүләкләсен һәм тормыш юлында сезгә дә үзегез кебек үк мәрхәмәтле кешеләр очратсын!
.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев