Актаныш

Актаныш районы

16+
Игелекле Актаныш

Иганәчеләр махсус хәрби операциядәге райондашларыбызга мототехника сатып алды

Махсус хәрби операциядәге райондашларыбызга ярдәм йөзеннән актанышлылар чираттагы гуманитар ярдәм әзерләүне тагы да көчәйтеп җибәрде. Июль аенда янә гуманитар йөк юлга кузгалачак. Шушы көннәрдә генә «Яшьлек» яшьләр үзәгендә урнашкан «Без бергә» фондына игелекле якташларыбыз мототехника китерде.

Сугышчыларга һәрвакыт ярдәм итеп торучы хөрмәтле якташыбыз, эшмәкәр, күренекле автоспортчы Рәдис Хашимов белән районыбыз башлыгы Ленар Зарипов ике мотоцикл сатып алып бирделәр.  

 "Без бергә" хәйрия фонды җитәкчесе Лилия Гикрамина олы йөрәкле райондашларыбызга зур рәхмәтләрен белдерде.

Әлеге техникалар якташларыбызга дошманны тизрәк тар-мар итүдә булышсын, үзләре исән-сау булып туган якларыбызңзга Җиңү белән кайтсыннар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев