Актаныш

Актаныш районы

16+
Игелекле Актаныш

Иске Сәфәрдә балалар бакчасы нәниләре дә маскировка челтәрләре үрә

Иске Сәфәр мәдәният йорты коллективы махсус хәрби операциядәге сугышчыларыбыз запросларын үтәп маскировка челтәрләре үрүне кабат башлап җибәрде. Бүген биредә авыл халкы көче белән 7 метрга 10 япманы ясап бетерделәр, икенчесенә тотыначаклар.

Иске Сәфәр мәдәният йортында маскирвка челтәре үрү инде берничә ел башкарыла. Көзге бакча эшләре тәмамлангач, авыл халкы янә гуманитар ярдәмнең бу төрен кабат яңартты. Кичен, эштән кайткач, яшьләр, өлкән сыйныф укучылары клубка киләләр. Эстрада җырлары астында күмәкләшеп солдатларга саклану чарасы- окопларны капларга, хәрби машиналарны яшерергә япма бәйлиләр. Бергәләп тотынгач, бу эшнең бер авырлыгы да сизелми. Кызлар, егетләр үзләреннән җиңүгә өлеш кертә алуларына эчке бер сөенеч хисләре кичерәләр. 

Иртән исә клуб лаеклы ялдагы пенсионерлар кулында. Өлкән яшьтәге апалар да яу кырындагы солдатларыбыз өчен тырыша, җан җылысын, күңел ялкынын кушып алар да челтәр үрүдә катнаша. Бу юлы игелекле эшкә балалар бакчасы нәниләре дә җәлеп ителде. Бакчада тәрбияләнүчеләр мәдәният йортына экскурсиягә кергәч, маскировка челтәрләре үрүчеләрнең эш барышын кызыксынып күзәттеләр. Кызыгып китеп үзләре дә кечкенә тасмаларны бәйләделәр. Менә шулай яше- өлкәне батырларыбызга ярдәм итә, бигрәк тә балалар өчен мондый чаралар олы бер тәрбия, кешеләргә булышу, кайгырту, риясыз игелек кылу безнең тормыш рәвешенә әйләнергә тиеш. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев