Актаныш

Актаныш районы

16+
Игелекле Актаныш

Маскировка челтәрләрендә- сюрприз!

Волонтерларның «Актаныш» хәрәкәте махсус хәрби операциядәге сугышчыларга сюрпризлы маскировка челтәрләре үрә.

Яу кырындагы сугышчы төргәкләнгән маскировка челтәрен ачып җибәргәч, шоколад, чәй, носки, лосьон килеп чыкса, күңелле бит, нәкъ Кыш бабай алып килгән Яңа ел күчтәнәче искә төшә. 

Балалар иҗат үзәгендә махсус хәрби операциядәге сугышчыларга маскировка челтәрләре үрүчеләр япмаларның һәрберсенә туган ягыбыз җылысын өстәргә омтыла. Челтәрне үреп бетергәч, төргәкләгәндә уртасына бал, чәй, оекбаш, киптерелгән алма, носкилар, эчке киемнәр, хәтта шоколад батончиклары салып калдыралар. Болар барысы да аз гына булса да сугышчыларның күңелен күтәрү, ярдәм итү, өй җылысын бүләк итү өчен эшләнә. Азык - төлеккә тычканнар тимәсен өчен волонтерлар эчкә әрем ботагы да куялар. Волонтерлар өегездә киптерелгән әрем булса, безгә китерегез, диләр.  

Ярдәмнәр волонтер Гөлинә Галимова эшли торган «Садовник-Бакчачы» кибетендә кабул ителә. Кибет көн саен 8:00 дән 19:00 сәгатькә кадәр ачык. 

Актаныш халкы бик юмарт, запаслы һәм ярдәмчел. «Ихлас гамәл»гә дә сугышчыларыбызга дип кайнатмалар, үз хуҗалыкларында үстерелгән яшелчәләр китерделәр. Күпләр, иганәләрен аноним рәвештә тапшыра, гади генә итеп «Солдат әнисеннән», я «Мөслимә апаңнан» дип язып бирәләр, – ди волонтер, "Актаныш" хәрәкәтен оештыручыларның берсе Илина Арсланова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев