Актаныш

Актаныш районы

16+
Ишеттегезме әле?

Барлык пенсионерлар өчен яңа ташлама: Дүшәмбедән җомгага кадәр бушлай булачак

Тиздән пенсионерлар өчен яңа ташлама гамәлгә кертелә. Гражданнар бу төр хезмәттән эш көннәрендә, ягъни дүшәмбедән җомгага кадәр бушлай файдалана алачак. Бу хакта Пенсия эксперты Анастасия Киреева сөйләде, дип хәбәр итә PRIMPRESS.

Аның сүзләренчә, яңа мөмкинлекләр җәмәгать транспортында йөрү юнәлешенә кагыла. Кайбер төбәкләрдә пенсионерлар өчен метрода, автобусларда һәм трамвайларда йөрү тулысынча бушлай. Мәсәлән, мондый өстенлек башкала һәм Мәскәү өлкәсе пенсия алучыларында бар.

Башка төбәкләрдә исә вәзгыять башкача. Әмма вакыт-вакыт бу юнәлештә яңа ташламалар барлыкка килә. Мәсәлән, Кузбасста өлкән яшьтәге гражданнарны яз көне күңелле сюрприз көтә. Картлык буенча пенсия алучылар җәмәгать транспортында бушлай йөри алачак. Бу трамвайларга, автобусларга, троллейбусларга, шулай ук шәһәр яны электропоездларына кагыла.

Әмма чикләүләр дә бар: юлда йөрү дүшәмбедән җомгага кадәр генә бушлай, ә ял көннәрендә түләргә туры киләчәк. Мондый мөмкинлекне пенсионерларга дача сезоны чорына бирәчәкләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев