Актаныш

Актаныш районы

16+
Иҗтимагый оешмаларда

Актаныш районы инвалидлар җәмгыяте командасы республика йөзү ярышында 1 урынны яулады

6 сентябрьдә Казанда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының Су спорт төрләре сараенда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең йөзү ярышында Актаныш районы инвалидлар җәмгыяте командасы 1 урынны яулады.

 Әлеге спорт чарасыннан Актаныш инвалидлар оешмасы 6 райондашыбыздан торган команда белән зур уңышларга ирешүе турында хәбәр иткән идек. Менә бүген сөенечле хәбәр алдык. Татарстан Республикасы районнары арасында Актаныш районы командасы 82 очко җыеп 1 урынны яулады. 57 очко белән 2 урында Саба спортчылары, 17 очкога ия Кукмара районы командасы 3 урында.

Республика шәһәрләре арасында Чаллы 1, Азнакай 2, Казан 3 урында. 

Актаныш районы инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова спортчыларыбызның тырышып, бар күңелләрен биреп ярышта чыгыш ясауларын әйтте. Аеруча Усыдан Айназ Галиәхмәтов, Чалманараттан Фарис Миргаязовлар, Чуракайдан Данил хуҗагалиев, Актаныштан Рәүф Сәрвәров үз-үзләрен аямыйча йөзәләр. Актаныш командасы 3 алтын, 3 көмеш медальгә ия булган. Нәтиҗәләр куанычлы- командабыз 1 урынга лаек булды. Афәрин, котлыйбыз! Җиңүгә омтылышыгыз башкаларны да тормышны яратырга, югалып калмаска, бары алга барырга өндәсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев