Актаныш районы инвалидлар оешмасы җитәкчесе итеп СВО ветераны Әлфис Шәйхелмәрданов билгеләнде
Бүген Актаныш районы инвалидлар оешмасы җитәкчесе итеп махсус хәрби операция ветераны, «Батырлык ордены» иясе Әлфис Шәйхелмәрданов билгеләнде. Әлфис Шәйхелмәрдановны авыл җирлекләрендәге башлангыч инвалидлар оешмалары җитәкчеләренә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова тәкъдим итте.
Әлфис Әзһәм улы Шәйхелмәрдәнов 1993 елның 23 июлендә Татарстан Республикасы Актаныш районы Иске Сәфәр авылында туган.
Югары белемле – 2021 елда «Казан дәүләт аграр университеты» федераль дәүләт югары белем бирү учреждениесен тәмамлый. Хәрби дәрәҗәсе – өлкән матрос. Махсус хәрби операция ветераны.

Хезмәт эшчәнлеге:
-
2010–2011 – «Казан исемендәге С.П. Горбунов җитештерү берләшмәсе» ААҖ, электрик.
-
2012–2013 – «Саф» ҖЧҖ, комбайнчы.
-
2015 – «Камдорстрой АВИА» ААҖ, электрик.
-
2017–2018 – «Саф» ҖЧҖ, электрик.
-
2018–2020 – «Актаныш» агрофирмасы ҖЧҖ, участок электригы.
-
2020 – «Актаныш икмәк кабул итү предприятиесе» ААҖ, тракторчы.
-
2021 (февраль–март) – «Актаныш Агрегат заводы» ЯАҖ, программа белән идарә ителә торган станок операторы.
-
2021 (март–апрель) – Гаянов Мөхәммәт Рафкат улының шәхси эшмәкәре, сатучы-киңәшче.
-
2021 май – 2022 октябрь – үзмәшгуль (самозанятый).
-
2022 ноябрь – 2024 декабрь – махсус хәрби операциядә хезмәт итә.
-
2025 елдан – шәхси эшмәкәр.
Әлфис Шәйхелмәрдәнов турында биредә укыгыз:
- ИКЕГӘ БҮЛЕНГӘН ГОМЕР
Тулырак: https://aktanysh-rt.ru/news/beznen-geroilar-1734328064/ikega-bulengan-gomer
- Дога көче
Тулырак: https://aktanysh-rt.ru/news/y-yazmysh-yazmysh/doga-koce
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев