Актаныш

Актаныш районы

16+
Иҗтимагый оешмаларда

Актаныш районы ветераннарының Яңа ел бәйрәме узды

Бүген аскы Актаныштагы ветераннар йортында Яңа ел бәйрәме узды, анда районның актив ветераннары һәм авыл җирлекләренең ветераннар советы җитәкчеләре катнашты.

Яңа ел кичәсе бәйрәм рухында, җырлар һәм биюләр белән өретелгән иде. Әкият геройлары булып киенгән өлкәннәребез кабат замандашларын балачакларына алып кайтты.

2025 елның хуҗасы Елан елында туган ветераннар бергәләп чыршы утын кабыздылар.

Алып баручылар Зәлифә Әмирова белән Луияза Исламова ел хуҗаларына истәлекле календарь бүләк иттеләр.

Ветераннар Советы җитәкчесе Нурулла нурлыева узган елгы эшчәнлеккә йомгак ясап, уңышларны барлады.

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов бәйрәм кунагы булды, ул ветераннарны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.

 

Сез яшь чакта республикабызның иң алдынгы, мактаулы Актаныш районына нигез салган кешеләр. Хезмәтегез өчен зур рәхмәт. Хәзер дә актив тормыш белән яшисез, безнең солдатларга махсус хәрби операциядә гуманитар ярдәм әзерләүдә катнашасыз. Сезнең актив яшәү рәвешегез безнең өчен үрнәк, - диде Ленар Рафакович. 
 

Бу бәйрәм барлык катнашучылар өчен дә мөһим вакыйгага әверелде, ветераннарның район үсешенә керткән өлешенең әһәмиятен ассызыклаучы чара һәркемнең күңелендә Яңа ел рухы тудыра торган чарага әверелде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев