Актаныш

Актаныш районы

16+
Иҗтимагый оешмаларда

Актаныш районында инвалидлар декадасы башланды

2006 елдан башлап Берләшкән Милләтләр оешмасының Генераль Ассамблеясы карары нигезендә 3 декабрь Халыкара инвалидлар көне буларак билгеләп үтелә. Республикада һәм безнең районыбызда да традиция нигезендә 1 нче декабрьдән 10 сына кадәр инвалидлар ункөнлеге уздырыла. Бу көннәрдә физик мөмкинлекләре чикләнгәннәргә аеруча игьтибар, мәрхәмәт күрсәтелә, төрле чаралар, очрашулар үткәрелә. Аларны борчыган сораулар, проблемалар өйрәнелеп, чишү юллары эзләнә.

Бүген Актаныш районында инвалидлар декадасына старт биреп зур конференция уза. Аның эшендә Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов, район башкарма комитеты җитәкчесе Илфак Бариев, авыл җирлеге башлыклары, башлангыч инвалидлар оешмасы җитәкчеләре катнаша.
Конференция эше мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбызның кул эшләре күргәзмәсе белән танышудан башланды.
 
Хәзерге вакытта район инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова 5 еллык эшчәнлеккә йомгак ясый. Районда барлыгы 2270 инвалид исәпләнә. Шулардан 1 нче төркем инвалидлар саны - 318, 2 нче төркем- 752, 3 нче төркем-  1200. Инвалид балалар саны- 93. Сугыш инвалидлары - 3, постельдә ятучы инвалид балалар саны- 6.  Мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең барлык үзенчәлекләрен дә искә алып, безнен районда да бу ункөнлекнең чаралар планы төзелде. Башка еллардан үзгә буларак, быегы чаралар эчтәлеге  ягыннан да, куелган максаты ягыннан да тагы  да баетылды.
 
Бу хакта без алдагы язмаларда тулырак яктыртырбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев