Актаныш

Актаныш районы

16+
Иҗтимагый оешмаларда

Актанышның инвалидлар җәмгыяте командасы — республика җиңүчеләре рәтендә

Татарстан Республикасының Бөтенроссия инвалидлар җәмгыяте ел дәвамында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен төрле спорт ярышлары һәм турнирлар оештыра. Актаныш районы командасы бу ярышларда ел буе актив һәм даими рәвештә катнашып, республика беренчелеге һәм чемпионатларында югары нәтиҗәләр күрсәтте, призлы урыннар яулады.

 

2025 ел нәтиҗәләре буенча Актаныш район инвалидлар оешмасы Татарстан Республикасының районнары арасында мактаулы икенче урынны алды. Бу — спортчыларыбызның тырышлыгы, нык ихтыяры һәм максатчан хезмәтенең лаеклы бәясе.

Якын арада Түбән Кама шәһәрендә җиңүчеләрне һәм призёрларны бүләкләү тантанасы узачак. Әлеге чарага Актаныш район Бөтенроссия инвалидлар җәмгыяте оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова чакыру алды. Ул спортчыларыбыз белән бергә әлеге бәйрәм чарасында катнашачак.

Актаныш командасын әлеге күркәм нәтиҗәләре белән ихлас котлыйбыз, уңышлы сәфәр, яңа җиңүләр һәм киләчәктә дә зур спорт казанышлары телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев